Әсәрләр. 1 том. Амирхан Еники

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 1 том - Амирхан Еники страница 37

Әсәрләр. 1 том - Амирхан Еники

Скачать книгу

style="font-size:15px;">      Тагын шактый утырып, булдыра алган кадәр үзләрен юатып, алып килгән чәй, шикәрен Шәмсинур әбинең кулына биреп чыгып киткәч тә, Әхмәтвәли Локман картның әнә шул йөрәкне өшетерлек сүзләреннән арына алмады.

      Дүрт ел буена сугыш эчендә кайнап, күпме авырлыклар күреп, ниһаять, җиңү шатлыгы белән очынып, дөньяда иң бәхетле кеше булып кайтса да, ул сугышның әле күпме кешеләр йөрәгендә тиз генә төзәлмәс авыр яра калдыруын аеруча бер тирәнлек белән тойды… Аның бу ятим карт белән карчыкка бик, бик изгелек күрсәтәсе килде. «Ах, Батырҗанны алыштырып булса иде!» – диде ул, чын-чыннан көрсенеп, әмма бу ихлас теләкнең бары коры теләк кенә булуын яхшы белгәнгә күрә, шунда ук: «Батырҗанның үзе була алмасам да, аларның хәлләрен ничек тә җиңеләйтергә, бу салкын, караңгы бушлыктан үзләрен чыгарырга, җан өрергә, яңадан терелтергә кирәк», – дип уйлады.

II

      Әмма Локман карт, тәнгә күпме генә какшаган, рухы нихәтле генә бушап калган кеше булмасын, тирә-юньдәге тере тормышны тоюдан, кешеләр белән кызыксынудан бөтенләй үк әле мәхрүм түгел иде. Сугыштан соң килгән бу беренче көздә авыл шактый җанланып, көязләнеп, хәтта яктырып китте. Исән-сау калган кешеләрнең күбесе фронттан кайтканга күрә, урамнарда ир-ат күбәйде, кызу кулдан туй уйнатып алучылар да булгалады. Бигрәк тә колхозда быел көзге эшләр зур рух күтәренкелеге белән бик дәррәү бара иде. Кайткан ирләр борынгыча төп эшләрдә дилбегәне үз кулларына алдылар. Ындырларда молотилка артына алар баскач, көлтәләрне алар ташып, эскертләрне алар өя башлагач, ашлык сугу бөтенесе өчен, аеруча хатын-кызлар өчен, иртәдән кичкә кадәр уен-көлке белән уза торган бәйрәмгә охшап китте. Көзге чәчүгә дә ирләр чыктылар, дәүләткә ашлык тапшырырга да шинель өстеннән плащ кигән егетләр ат башында бара башладылар.

      Локман карт боларның барысын да күрмичә һәм, күреп, зәгыйфь йөрәге белән җилкенмичә кала алмады, билгеле. Шуның өстенә Әхмәтвәли дә аларны «тынычлыкта» калдырмады, һаман килә, килгән саен нинди дә булса эш таба, юньләп утырып та тормый һәм өй эчен тутырып бер шаулый-шаулый да кыргамы, ындыргамы чыгып чаба иде… Кыска арада абзар түбәсе дә ябылып өлгерде, чалкан аварга маташкан капка да яңадан аягына басты. Әхмәтвәли кушуы буенча, өйнең нигезенә туфрак та салып киттеләр, утын да китереп аудардылар.

      Ихтыярсыз Локман картка торырга, чыгарга, анда-монда баргаларга, кешеләр белән аралашырга туры килде. Ул, үзе үк чыгып, «Тагын берәр юнәйтәсе урын калмады микән?» дигән төсле, өй тирәсен әйләнгәләп, анысын-монысын тотып, капшап йөри башлады. Аннары, бер чыккач, якынрак ындырга да, фермага да, тимерчелеккә дә япа-ялгыз гына, таягы артыннан акрын гына ияреп, барып кайткалый торган булды.

      Юк, дөньяның «ашын ашаган, яшен яшәгән» ялгыз кунагы булып кына яшәргә иртәрәк икән әле, хәрәкәт кирәк икән аңа, кешеләр белән бергә булу кирәк икән. Һәм, бик табигый буларак, аның гомере буе тик тормаган куллары тагын эш сорап кычыта башлады…

      Ләкин кешеләр ни өчендер олы хәсрәт кичергән картка карата чын кайгыртучанлык күрсәтү – ул да булса аны һәртөрле

Скачать книгу