Әсәрләр. 1 том. Амирхан Еники
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Әсәрләр. 1 том - Амирхан Еники страница 54
…Бик табигый хисләр, бик аңлаешлы теләкләр ич болар. Ничек шуларны күрмәскә мөмкин, ди? Безнең секретарь әйтмешли, просто кабахәтство бу!..
Соң, белә идеме Тамара Сергеевна үзе хакында йөргән шул алама гайбәтне? Әлбәттә, белгәндер, хәле шундый аның, белмичә калуы мөмкин түгел… Ләкин ул аңа һичбер нинди борчылу, уңайсызлану яки кәефсезләнү кебек нәрсә күрсәтмәде. Гүя берни юк, бар да нормаль, бар да тәртиптә. Петя Котов белән кешеләр арасына чыгып йөрүдән һич тартынмый иде, аның белән култыклашып киносына да бара, бакчасына да чыгып утыра. Кайчак бергәләп шәһәргә дә барып кайталар. Әлбәттә, яңа гына кияүгә чыгып, бәхетен тапкан яшь кыз шикелле үзеннән-үзе сөенеп, очынып тору юк аңарда. Ул тыныч, ул басынкы, ул үзен күптәнге ир хатыны кебек тота. Һәм аның Петяга булган мөнәсәбәтендә егетне үзенә чын ир, якын кеше итеп күрсәтергә тырышуы сизелә иде… Ул бераз ябыга, суырыла төште, күз төпләре уелып, моңсу-тыныч карый торган күзләре зурайган кебек булды, ә акыллы йөзендә аның нидер көтүне чагылдырган бер дә югалмас җитдилек күренә иде.
Ләкин ничек кенә булмасын, әмма аларга караган саен, ихтыярсыздан күңелне бер сорау борчый иде: ничек итеп Тамара Сергеевна бу Петяны үзенә тиң итә алды икән, нәрсә уйлап ул аның белән тормыш итә башлады икән? Үзе белән егет арасында никадәр тирән чокыр ятканлыгын, егетнең бер ягы белән дә үзенә лаек булмаганлыгын ничек күрмәде икән?
…Юк, күргән булырга тиеш, һичшиксез күргән булырга тиеш. Тамара Сергеевна кебек акыллы, сизгер хатынның кеше танымавына ышанып буламы соң! Алайса, эшнең сере нидә?
Петя Котов кебек егетләрнең, гадәттә, кешене, бигрәк тә хатын-кызны, алдата торган бер сыйфатлары була. Алар, ягъни Петя кебекләр, үзләренең әнә шул ваемсызлыклары, беркатлы простойлыклары белән ничектер кулга ияләшердәй җәнлек кебек күренәләр. Әгәр аларны кулга алып, үзеңә буйсындырсаң, алардан менә дигән кеше ясап булачак. Бозылмаган яшь күңел – язылмаган чиста кәгазь, диләрме әле? Янәсе, бозылмаган яшь күңелгә бары изгелек белән яхшылыкны гына язып барырга була… Бичара хатын, үзенең шушы яшерен хыялларына ирешер өчен, яраткан Петясын кеше итәр өчен, шактый тырышып карады. Хәтта кайбер нәтиҗәләргә дә ирешкән кебек булды. Моңарчы общежитиедә керле урын өстендә аунаган Петябызга мамык куна башлады. Иң элек, Тамара Сергеевнаның якын кешесе булып киткәч, аның беркадәр дәрәҗәсе күтәрелде, өлкәнрәк абзыйлар, совхоз җитәкчеләре аңа «Пётр Васильевич» дип дәшә торган булдылар… Егет үзе дә эреләнеп, олы сымаграк булып китте, йөзенә аның төче елмаю астына яшеренеп кенә «шаярмагыз минем белән» дигән масаю чыкты. Дөрес, өлкәнрәк кешеләргә ул моны күрсәтмәскә тырыша, ләкин ничек кенә тырышмасын, бик әйбәт тәрбиягә эләккән песи шикелле, үз-үзеннән тук канәгатьләнүне беркая да куя алмый – кыяфәт үзе үк кычкырып тора… Егетнең өс-башына да бераз культура йокты: майка өстеннән күлмәк киеп йөри башлады, пиджак-чалбары үтүкләнгән, чистартылган булды, моңарчы тузгытып йөрткән