Ихтимал…. Гөлфәния Мирсәетовна Нәҗмиева
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Ихтимал… - Гөлфәния Мирсәетовна Нәҗмиева страница 4
Ул арада яныма ак атым килеп керде. “Атлан!” – дигән тавыш ишетелде тагын. Минем атлануым булды, атым мизгел эчендә үземнең ишегалдына кайтарып куйды. Болдырда Вакыйф бабакай утыра.
– Күрдеңме мине?
– Менә бит, күрәм инде.
– Юк, авылда дим, минем малай чакны күрдеңме?
– Бер малай күрдем шул.
– Һе, бер малай. Бер малай мин инде ул. Миңа ун яшь тулган чак, 2001 ел, беләсең килә. Син минем әнине дә, бабайны да күрдең. Без бәләкәй чакта авылга кайтып әнә шулайрак йөри идек. Ә сез… Син әзерлән… Аптырашта калып, дөнья беткәндәй кыланырлык булмасын аннары. Байсуга китәрсең, рәхәтләнеп яшәрсең.
Шул сүзләрдән соң Төхфәт уянып китте. Төн уртасы гына иде бугай. Йокыга китәргә теләп, әле күзләрен чытырдатып йомды, әле боргаланды, санап карады. Имеш, йоклый алмый ятсаң, күз алдына китереп, сарык санарга кирәк дигәнне ишеткәне бар иде Төхфәтнең. Алар бик күп булырга тиештер бит, йокыга киткәнче санар өчен. Төхфәт сарык итеннән әзерләнгән ризыкларны – пылау, шашлык, өчпочмак ишене бик яратса да, сарык фермасында булганы юк, тере сарыкларны күпләп күргәне юк, видеоязмаларда гына күргәне бар. Тагын телекомпны кабызып, интернеттан карасаң инде.
Төхфәт ул төнне шулай боргаланып озак яткач кына йокыга китә алды, иртәнгә таба гына. Ә иртән йокыдан торганда, башы чатнап авырта иде. Хәтта телекомпта эшләп утырасы да килмәде. Душ коенып чыгып, Оста әзерләгән иртәнге ризыкны ашагач, урамга чыгып китте. Кичкә кадәр йөрде, паркларга, скверларга керде. Әмма төштә күргән теге авылдагы бакча күз алдыннан китмәде. Күңелгә нидер җитми иде…
Бу көнне кичен Төхфәт, төш күрсәм ярар иде дигән фикер белән, йокларга иртәрәк тә ятты. Ятар алдыннан, тизрәк йокыга китү өчен, тынычландыра торган үләннәр кушылган чәй пешереп эчте. Хәтта бу эшне Остага да кушып тормады, үзе пешерде.
Төхфәтнең дәфтәреннән.
17нче декабрь, 2100 ел, җомга. Бу көнне күргән төшем.
Ишегалдына чыксам, аптырап киттем: теге малай велосипедына атланып басып тора. Кыш бит инде югыйсә.
– Утыр! –диде миңа.
– Кая?
– Сәпидкә, минем артка. Күрәсеңме, анда утыргыч бар? Утыргыч түгел инде ул, әйберләр куя торган урын, анда утырып йөрергә дә була. Ну курыкма инде, тиз бул!
Мин сәпиднең арткы утыргычына атландым да китеп тә бардык. Күпме барганбыздыр, белмим, әмма күз ачып йомганчы ук булмаса да, бик тиз булды. Нинди юллар буйлап бардык, кайлардан үттек – берсенә дә игътибар итмәдем, әллә бөтенләй күрмәдем дә инде?
Капка төбенә килеп туктауга, теге малай да, велосипед та юкка чыкты. Берүзем калдым.
…Кышкы кич. Караңгы түгел, багана башында ут янып тора. Капка төбе, ишегалды әйбәтләп көрәлгән, койма буйларына көрт өелгән. Өйалдына керә торган ишек янына себерке сөяп куелган, ниндидер кош канаты да ята. Казныкы түгел микән? Анысы нәрсәгәдер инде?
Мин шулай каранып торган арада, капкадан, кулына ике китап тотып, унике-унөч яшьләрдәге бер кыз килеп керде.