Башка кеше. Файруза Муслимова

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Башка кеше - Файруза Муслимова страница 5

Башка кеше - Файруза Муслимова

Скачать книгу

чит-ят кеше булганын, икебезнең ике телдә сөйләшкәнебезне аңлап алам.

      Җиңгәм, ай-кояштай балкып, каршыбызга чыга:

      – Сабантуй таралды дамы әллә? Мин кайтып киткәндә, гөрләп калган иде югыйсә. Бәлешем дә пешеп өлгермәде.

      – Безгә бәлеш нипачум, – ди Фагыйлә апа. – Чәй дә ярый безгә. Мәй үзебез белән…

      Мин, кыенсынып, җиңгәмә карыйм. Ни дисәң дә, ияртеп кайтучысы мин ләбаса. Җиңгәм хәлне үзенчә йомшарта:

      – Әйдәгез, әйдә. Күңел киң, Фагыйлә. Нинди генә булсаң да, үз кабыргабыз син дә. Дуадак каз кебек, ялгызың читтә йөреп кенә адаштың менә.

      Өйгә керүгә, Фагыйлә апа үзенең «урыс малае»н ачып, чынаякка салып эчеп тә җибәрә. Еламыйм дигән кеше күз яшьләрен тыя алмый еларга керешә:

      – Гафу ит, Назирәкәем. Беләм үз хәлемне. Оялам. Кыенсынам. Тик эчмичә булдыра алмыйм. Миннән васыять булсын: беренче чәркәне авызына алмасын икән кеше. Күңел ачылып китеп, икенчесе дә эчелә, өченчесе дә… Тора-бара туктап булмый башлый. Чарасыз мин. Гомер буе дусларым хыянәт итте: дустым иремне алып китте, кайгымны уртаклашкан булып, дусларым эчүгә сабыштырды. Кызыма да кирәкмим мин, киявемә, оныгыма да. Кайтсам, китүемне көтеп торалар. Сизәм бит мин. Шушы көнгә калырга тиеш идемме мин, йә?

      Фагыйлә апа елый-елый йоклап китте. Ул уянганда, караңгы төшкән иде инде. Ләкин иртәнгә кадәр бездә каласы килмәде аның.

      – Озатып куй. Кызыма, – диде.

      Менә мин Фагыйлә апаны кызларына илтәм. Утлары сүнмәгән икән әле, тәрәзәләре балкып тора. Кыяр-кыймас, ишеккә үреләм.

      – Әни? Синме?

      – Балакаем, ач…

      Күз алдымнан балачакның киң яланнары, матур чәчле «кукуруз кызлары», беркатлы «Кесәми» уеннары сызылып үтә…

2009

      БАШКА КЕШЕ

      – И юләр! Унбиш ел гомер иткән иреңне җиңел генә башка кешегә биреп җибәрәләрме инде?

      Әлфия каенанасының (хәер, элеккеге каенанасының) әлеге сүзләренә бертын җавап таба алмыйча торды. Олы кешенең аны кайгыртып әйткәндәй сүзләренә тупас җавап бирергә ярамый иде. Хәер, ул аны булдыра да алмый иде. Бары тик:

      – Үзе теләгәнчә яшәсен. Рәнҗемим мин, – диде. Аннары: – Үзләренә ничек ошый, шулай яшәсеннәр, – дип өстәде. Юк, бу аның һич тә икейөзлеләнүе түгел, ихластан шулай уйлавы. Югыйсә авыр чаклары, үзәге өзелгән вакытлары да булмады түгел, булды. Узды. Узды!

      Мөсәббиха карчык, кыр чәчәгедәй зәңгәр күзләрен кыса төшеп, Әлфиягә төбәлде. Әйтерсең үтәли күрергә тели иде ул аны. Нәрсәдер яшерә бу бичара, сер бирергә теләми, дип уйлыйдыр инде. Чөнки, киленен белә-белгәннән бирле, аның эчендәге тышында булуын, борчылса да, шатланса да чыраенда аермачык чагылуын күреп гадәтләнгән ләбаса. Ә бу юлы – гаҗәп! – ул шундый тыныч, хәтта битараф. Менә монысын һич тә көтмәгән иде каенана. Әлфия елмаеп куйды. Кара син, нинди чибәр аның каенанасы! Сиксәнгә якынлашып килүенә дә карамастан, күзләре әле дә җете зәңгәр, яңаклары тәрәзә төбендәге яран гөлләре кебек алсу. Аның кызы да дәү әнисенә охшаган бит, иренең яңа хатыныннан туган кызы да – шулай ук. Үзенә бер тамчы судай

Скачать книгу