Бердәнбер һәм кабатланмас. Марат Кабиров

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Бердәнбер һәм кабатланмас - Марат Кабиров страница 29

Бердәнбер һәм кабатланмас - Марат Кабиров

Скачать книгу

утрау үзгәрде. Үз «тәнендә» чит-ят затлар барлыгын тоеп, алардан котылырга тели сыман иде ул. Әлбәттә, болай дип уйларлык бер генә үзгәреш тә булмады әле. Утрау элек ничек булса, шулай калды. Әмма бу тыштан гына шулай тоела, ә асылда… Юк, утрау үзгәрми иде, ул бары тик кешеләрнең күңелен үзгәртә һәм үзеңне монда бөтенләй үги итеп сизәргә мәҗбүр итә иде.

      Бәлки, Михаилга гына шулай тоелгандыр. Хәер, аңа гына түгелдер… Әнә бит, барысы да ничектер кечерәеп, басылып калган. Берсе-бер сүз дәшми.

      Бәлки, моңа утрау да гаепле түгелдер әле. Кешеләр юлдан килеп арыганнардыр гына. Һәм тиешле урынга бүген барып җитәбез дә рәхәтләнеп ял итәбез дигән өметләре белән хушлашу авырлыгы гына моңаебрак калырга мәҗбүр иткәндер. Бүлмәләргә урнашып, тамак ялгап, ял итеп алганнан соң, барысы да үзгәрер һәм утрау яңадан үз төсендә, искиткеч матур булып күренер.

      Беркадәр вакыттан йорт урнашкан кечкенә тигезлеккә менеп җиттеләр дә барысы берьюлы тукталып, ачык ишеккә карап тын калдылар. Бу агачтан салынган ике катлы иске зур йорт иде. Иске булса да, горурлыгын югалтмаган, дөньяның тулы хокуклы бер әгъзасы булып күкрәген киереп тора.

      – Кызык, кем монда йорт салып куйды икән?! – диде Ләис-Леон. – Ә бит начар түгел…

      Беркем дә эндәшмәде. Иңбашларын гына сикерттеләр.

      – Ә ни өчен ташлап китте икән? – дип шомлы елмайды Андрей Николаевич бераздан. – Бик матур урын бит югыйсә!

      – Ә бәлки, ташлап та китмәгәндер… – Ольга иренә карап куйды. – Бәлки, ул монда онытканда бер генә килеп йөри торгандыр… Якын җир түгел бит.

      – Андрей Николаевич, – Елена алгарак чыкты, – сез күпне күргән кеше бит инде, белмисезме?.. Ә бу утрау ничек атала икән?

      – Юк, бүген әйтмим… Иртәгә, юлга кузгалгач әйтермен…

      – Ә хәзер әйтсәгез ни була?

      – Ярамый. Әйдәгез, монда вакыт үткәрмик… Кереп урнашыйк…

      Алар, шуны гына көткәндәй, алга атладылар.

      Йорт тыштан караганда җыйнаграк күренгән икән әле. Эченә кергәч, ул бик иркен һәм уңайлы иде. Бүлмәләр дә барысына да җитәрлек булып чыкты. Һәркайсы үзенә ошаганын сайлап алгач, сумкаларын куеп кире чыктылар. Адәм аягы басмаган утрау сыман күренсә дә, монда шактый уңайлы иде. Су кергән, газ плитәсе бар, хәтта туалет бүлмәсе дә өйдә. Болары көтелмәгән куаныч булып чыкты, боларны ачыклаганда алар, балаларча гаҗәпләнү белән, бер-берсенә хәбәр салдылар:

      – Карале, газ плитәсе! Эшли!

      – Хәтта су да бар!

      – Туалет! Гомереңдә ышанырлык түгел, ул да өйдә!

      – Монда менә дигән итеп яшәргә була ич!

      – Телевизор да булса!

      – Яки радио…

      – Тик монда электр юк…

      – Кызлар, табын корып җибәрергә кирәк булыр…

      – Ә нәрсә пешерәбез?

      – Әлегә үзебез белән алып килгән ризыкларны күмәк табынга куярбыз. Капкалап алгач, берәр җай табылыр. Әнә ирләрне балык тотарга, ауга чыгарып җибәрербез…

      Чынлап та, кереп урнашкач,

Скачать книгу