Бердәнбер һәм кабатланмас. Марат Кабиров

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Бердәнбер һәм кабатланмас - Марат Кабиров страница 7

Бердәнбер һәм кабатланмас - Марат Кабиров

Скачать книгу

әлбәттә, гаҗәпкә калачак инде. Танымый торачак, ә аннан соң, гадәтенчә, дөнья яңгыратып көлеп җибәрәчәк һәм кочаклап алачак. Сергей нишләр икән? Ике генә яшьлек бу теремек зат беркадәр ятсынып торыр инде. Аннан соң әнисенә охшатып шаркылдап көлеп җибәрер… Боларны күз алдына китерү рәхәт иде. Гомумән, шушы ике кеше турында уйлау Михаилга чиксез ләззәт бирә, хәтта чиркәү стеналары арасында томаланып яшәгәндә дә, хәтта гыйбадәт кылган чакларында да ул аларны күз алдына китерүдән тыела алмый иде. Баштагы мәлләрдә, азгынлык юлына тәгәрәп, гөнаһ җыюы өчен кыенсыныбрак йөрсә дә, соңыннан Анна белән таныштырган язмышына рәхмәт укып туя алмады ул. Әле дә Анна бар аның тормышында. Әле дә Сергей бар. Әлбәттә, аларның бәйләнеше хакында бу шәһәрчектә санаулы гына кеше белә. Ләкин тиздән, бик тиздән, бер гаилә булып, кешечә яши башларлар. Һәм Сергей да аңа кайдандыр пәйда булган ниндидер әйбәт абый итеп кенә карамас…

      Михаил янә көзгегә бакты. Юк ла инде, муллага охшап тормый ул. Хәзер бизнесменнар шушындыйрак чәч йөртә. Тагын әллә кемнәр…

      Ул телефонын алып Аннаның номерын җыйды:

      – Хәлләрең ничек, кадерлем?!

      – Яхшы, – дип елмайды хатын. Михаил аның елмаюын күргән сыман булды. – Менә җыенып беттек инде. Син кайчанрак килә аласың? Монда бер хат китерделәр. Синең исемгә.

      – Нинди хат? Ничек минем исемгә?

      – Белмим, Миша. Ачмадым. Үзең килгәч карарсың дидем…

      – Тукта әле… Ничек ул хатны сиңа бирергә тиешләр? Үзең уйлап кара әле…

      – Мин дә сәерсендем шул.

      – Кем бирде соң аны?

      – Бер ир кеше инде. Мин аны әллә синең берәр якын кешеңме дип уйладым әле. Синнән хат алып килгән икән дисәм, үзеңә адресланган. Адрес дип инде, исем-фамилияң генә язылган.

      – Нинди ир кеше?

      – Гади бер ир инде. Кырык яшьләр тирәсендә. Матур гына. Кара күзлек кигән, киеме дә карадан иде бугай. Әйе, кара куртка, джинсы чалбар. Җәйге эсседә нигә кара куртка киде микән дип уйлап та куйдым әле… Уртача буйлы. Шундый танышың бармы?

      Михаил бер мизгелгә тынып калды. Нәрсәдер эзләгәндәй, бүлмә буйлап карашларын йөртеп алды. Һәм кинәт тәрәзәгә күзе төште. Юк, моның булуы мөмкин түгел. Ләкин күзләре аны алдамый иде.

      – Кыска итеп алдырылган чәчләрен алга тараган, кара футболка, кара куртка, зәңгәрсу джинсы кигән, ә аякларында… Аякларында… Хәзер әйтәм…

      – Син аны беләсеңмени?!

      – Ул әле минем тәрәзә алдында тора… – Михаил ашыгып ишеккә атлады. – Мин сиңа аз гына соңрак шылтыратырмын. Ә әлегә бу серле кунак белән танышырга ашыгам. Хуш!

      Ул аягына ни эләксә, шуны гына элде дә урамга йөгереп чыкты. Минуттан да артык вакыт үтмәгәндер. Ләкин теге кеше урынында юк иде инде. Ул каядыр китеп югалган иде. Михаил тирә-якка күз ташлады. Күренмәде. Подъезддан ерак түгел генә күрше ишегалдына чыга торган арка бар. Шунда таба киткәндер инде ул. Башкача булуы мөмкин түгел. Михаил йөгерә-атлый арка ягына китте. Ләкин анда да беркем дә юк иде. Янә, тирә-ягын энә күзеннән үткәргәндәй, беркадәр атлады. Ышыграк булып торган урыннарны капшап чыкты, подъезд ишекләренә күз салды. Ләкин ул

Скачать книгу