Саумы, Кояш!. Махмут Хасанов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Саумы, Кояш! - Махмут Хасанов страница 33

Саумы, Кояш! - Махмут Хасанов

Скачать книгу

йолдызлар кебек нурланып җемелдәп торалар. Бер тутырып караса, беттең, иркеңне тартып алып әсир итә…

      «Чыннан да… – дип уйлап куйды ул, хыялыйланып. – Әгәр дә шуңа өйләнсәм… Бау ишүче әйтмешли, ил күрмәгән, илдә булмый торган нәрсә түгел ич. Аңа да кеше кебек чын-чыннан сөеп, сөелеп яшәргә ярый торгандыр лабаса. Кем әйтмешли, аз мал, зур куаныч белән яшәүгә ни җиткән!»

      Бу уй кинәт кенә бөтен миен яулап алды аның, тынгылык бирми башлады. Әмма шулчак каяндыр, караңгы почмактан, үзенә төбәлгән яман, дәһшәтле күз карашы чагылып киткәндәй булды. Хатыны Мәрхәмбикә карашы иде бу. Мәрхәмәтсез иде ул караш. Бәрәңге алмасыдай сыек яшькелт төстәге күзләр… Андый күзләр бары тик мәчеләрдә генә буладыр, дип уйлый иде Асылхан. Әнә ничек чекерәеп карап тора! Никадәрле усаллык, зәһәрлек ул карашта. Кашлар кушылган. Бу карашны күз алдына китерү генә дә йөрәгеңне урыныннан кузгата, бәгырьгә килеп кадала. Каян килгән аңа шулкадәр нәфрәт, Асылханны күрә алмау. Кодрәтеннән килсә, тереләтә ашар иде.

      Асылханның яңадан «ауга» дип җыенуын күргәч тә: «Шушындый, мәет кабердән кубып чыгардай чакта, син йөрисең җил куып…» – дип, кысылган тешләре арасыннан гыжылдап-мыгырданып калды.

      Асылхан, чекерәеп үзенә төбәлгән әлеге күз карашыннан котылу нияте белән, башка нәрсә турында уйларга тырышып карады. Булдыра алмады. Ауга дип чыгып китеп, кала ыгы-зыгысыннан, җан кайтаргыч тормыш мәшәкатьләреннән котылып була. Әмма мәрхәмәтсез чынбарлыктан котылып булмый икән шул.

      Чынбарлык…

      Чыннан да, әллә ничек кенә шунда, артык мәрхәмәтсез булды аның тормышы. Бала чагында ук чирдән арынмаган дип сөйлиләр аның турында. Үз-үзен белә башлаганда, Асылхан әнисез иде. Тәгәрәшеп үсеп килгән өч ир баласы анасыз калуга да карамастан, Мирзахан бай кабат өйләнергә теләмәгән. Ул мәсьәләгә аның үз карашы булган. Урыс баеса чиркәү сала, татар баеса хатын ала, дигән нәрсәне җене сөймәгән аның. Бар көчен, бөтен егәрен ул мал табуга, улларына җитәрлек мирас калдыруга багышлаган. Кара бай була Мирзахан. Балаларына белем, тәрбия бирү турында уйламый ул. «Мин сезгә урыслар кебек гувернёрлар алып тормам. Тормыш итәргә үзлегеңнән өйрәнергә кирәк. Кешедән ишетеп кенә алган акыл бурычка алган акча белән бер ул. Төпле акыл дигән хәзинәне беркемгә дә кушучлап бирмиләр. Сабакны тормыш үзе өйрәтә. Тормыш – иң яхшы мөгаллим ул. Аннары адәм баласының гомере бик чикле, шунлыктан ул яши белергә өйрәнү өчен түгел, яшәр өчен туарга тиеш… Мин үзем әлифне таяк дип тә белмәдем; таякка киртләр ясап гомер иттем. Аңа карап, бер дә кешедән ким җирем булмады», – дип әйтергә ярата иде.

      Әмма тормыш дигән нәрсәнең үз кагыйдәләре, үз законнары бар. Белем-гыйлемлек кирәклекне тормыш үзе таләп иткән. Хикмәти Хода дип әйтимме инде, уллары Мирзахан бай таләп иткәннәрнең нәкъ киресен эшли торган булганнар. Уку җене кагылган өлкән улы, бер кардәш кешегә ияреп, Питерга ук китеп барган. Анда ниндидер хәрби мәктәпкә укырга кергән. Атасының үгет-нәсыйхәтенә дә, янавына да карамастан кайтмаган. «Мөселманнар банкы»на нигез салучыларның берсе, атаклы миллионер Котдусов

Скачать книгу