Үзем генә беләм…. Набира Гиматдинова

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Үзем генә беләм… - Набира Гиматдинова страница 38

Үзем генә беләм… - Набира Гиматдинова

Скачать книгу

матур сымак күрендең. Ну-ка, бырат! – Карачкы күзләре белән аңа кадалды. Авызы колагына хәтле ерылды. – Минсез яшәү килешкән димме. Тәнеңә ит кунган димме. Гәүдәңнең сылулыклары дим, ә, карчык? Йә, кил әле.

      Җәмилә аны кулы белән этәрде:

      – Капкада кеше бар!

      Качкын, йомран кебек, җитез генә «оясы»на чумды.

      Капка белән җил генә шаяртып уйный иде. Хатын иркен сулады һәм, идәнгә иелә төшеп:

      – Синең капчыгыңда нәмәстә ул? – дип сорады.

      – Тимер-томыр, – диде астагы тавыш.

      – Алтын-мазар түгелмени?

      – Күп белсәң, тиз картаерсың.

      – Анда район складын басканнар. Милисә җир бетереп каракларны эзли.

      Күзләре акайган Идрис атылып өскә чыкты:

      – Милисә авыллардан эзлиме?

      – Китәр идең төрмәңә, – диде хатын. – Срогыңның яртысын уздырдың. Аннан чыккач та Карасуга кайтмас идең. Монда сине өнәмиләр, һаман нәфрәтләнәләр. Хатын кыйнап та авылдашлардан яраттырып яшәп буладыр, әмма дә уртак малына тиюне кичерми шул халык. Син бит артык зур җинаять кылдың: колхозны коры казыкка калдырдың.

      – Авызыңны җәлпәйтеп ир тиргәмәсәнә, хайван тизәге! Милисә өй борынча иснәнәме?

      – Безнең авылга җитмәделәр әле.

      Ир астан юеш капчыгын сөйрәп чыгарды.

      – Базыңда бәрәңге шыгрыммы?

      – Җәй уртасында нинди бәрәңге ди. Егерме чиләк чамасыдыр. – Җәмилә серле капчыктан күзен алмады. Күңел нәрсәдер сизенгән кебек иде. – Син бит төнлә, алтын, дидең.

      – Тимер дим, аңгыра. Базың сарайдамы? Милисә тикшергәнче, шунда ятармын. Әйдә, пока мин урнашканчы, капкаңны биклә. Ну, живо! Бүген печәнлектә сыер белән йокламассың. Мин дә менәрмен җылытырга. Аркага арка терәшербез, корсакка – корсак. Ха-ха, Җәмлә. Катын-кыз тансыклатты, шайтан! Ха-ха!

      «Үлсәм дә бирелмим», – диде хатын күңеленнән генә. Уен шул килеш йомып эчтә генә сакларга да бит! Их бу сөяксез телне!

      – Сагынсаң, Әсмабикәңне чакыр, – диде ул, ишек яңагына терәлеп. Йөрәкнең ачудан шашынып тибүе тәмам хәлне алган иде.

      Идрис, якын ук килеп, бүлтәйгән корсагын терәп басты. Мыскыллап:

      – Тәнең ир теләмимени? Әсмага бирмәс өчен утка баскан көннәрең хәтер иләгеңнән иләнгән, ахры, түтикәй, – диде. – Бик назланып маташсаң, ектым салдым идәнгә дә… Нишләтсәм дә, үз катыным!

      – Син Әсмабикәдән чыгып киткән кеше, – дип ыңгырашты хатын. – Әсмабикәдән…

      – Ну, тирес, тәки сүз көрәштерәсең! Ябасыңмы-юкмы капкаңны?! Урнаштырасыңмы иреңне аулак җиргә?!

      Үз йортында кабат күндәм колга әверелгән Җәмилә базга юрган-ястык ташыды. Ир соңыннан кисәтте:

      – Мин кушканнарны үтә, карышма, ул вакытта без килешеп яшәрбез, – диде, теш ыржайтты. Ул хатыннан канәгать иде. Үз кубызында биетә ич, ник ыржаймасын!

      Баз капкачын салам белән каплагач, Җәмилә Садыйкларга ашыкты. Нәрсә булса да белеп, ачыклап кайтырга кирәк иде.

      Зөлфия

Скачать книгу