Без дә малайлар идек…. Амирзян Муталлапов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Без дә малайлар идек… - Амирзян Муталлапов страница 5

Без дә малайлар идек… - Амирзян Муталлапов

Скачать книгу

мәхшәрне тамаша кылып, ярты көн йөрде малайлар. Кесә төпләрен җилпеп, бер буханка ипи сатып алдылар да кайтырга чыктылар.

      Юл тулы халык. Утырырга тыныч урын юк. Егет башың белән кеше күзе алдында авыз күтәреп ашап утырмассың бит! Берәү күрмәсә, икенче күрер, берәү көлмәсә, икенче көләр…

      Үзләренең авыл юлына каергач кына хәрәкәт бетте. Кайтып җитәргә дүрт чакрым ара бар иде әле. Кулайрак урын сайлап утырдылар да ипине ашарга әзерләнделәр. Арыткан. Бераз ял итеп тә алырга кирәк.

      – Телемлибезме, әллә урталай бүләбезме? – дип сорады Әхтәм.

      – Урталай бүлсәк, гадел булыр, – диде Хәниф һәм кесәсеннән чалгы йөзеннән ясалган агач саплы пәкесен чыгарды.

      Ипи озынлыгындагы үлән сабагы өзеп, урталай бөкләделәр. Аны ипи өстенә куеп, шул озынлыкта итеп кистеләр. Бертигез ике кисәк барлыкка килде.

      Тәмләп, рәхәтләнеп ашадылар малайлар. Дөньяда бу ипидән дә тәмлерәк ризык юктыр сыман тоелды аларга. Тагын булганда да зыян итмәс иде әле.

      Кузгалдылар. Шунысы яман – буш кул белән кайталар. Күчтәнәчне бик алырлар иде дә… их, шул акча юклыгы!.. Кайдан һәм ничек табарга соң аны? Әхтәм белән Хәнифнең дә кесәсенә керер көннәре бар микән аның? Теләгән бер әйберне сатып алырлык көн кайчан туар?..

Еллар үткәч

      Еллар үтте, малайлар исәйде. Балалыктан чыгып, егетлек чорына керделәр. Хәниф укуга бик чос түгел иде. Белемгә омтылмады. Җиденчене тәмамлау белән колхозда эшли башлады. Әхтәм, урта белем алып, авыл хуҗалыгы институтына керде. Институттан соң Әхтәмне икенче районга билгеләделәр. Колхозда агроном булды, аннары шушы хуҗалыкка җитәкчелек итте.

      Хәниф, армиядән кайткач, яңа төзелә башлаган шәһәргә кайтып урнашты. Күптөрле һөнәр үзләштерде. Оста төзүчегә әйләнде. Макталды, депутат итеп сайланды. «Мин дә Әхтәм кебек укысам, әллә кем булыр идем», – дип, еш кына телгә ала иде.

      Әхтәм белән Хәниф байтак еллар очраша алмадылар. Олыгая төшкән көннәрендә икесен дә туган як тартты. Балаларын шәһәрдә калдырып, Хәниф авылга кайтты, үз куллары белән йорт салды. Йорт ерактан ук күз кызыктырып, көлеп тора.

      Озакламый Әхтәм кайтты. Кайту белән колхоз рәисе итеп сайладылар. Ялга киткәнче шул хезмәтен үтәде.

      Әхтәм белән Хәниф тагын бергә. Күрешеп, кунакка йөрешеп гомер кичерәләр. Хисләргә бирелгән чакларда: «Без дә малай идек…» – дип сөйли башлап, әллә сабый чакларын сагынып, әллә ямансулап, үткәннәрне еш искә төшерәләр…

1994

      БАЛЫКЛЫ КҮЛ БУЕНДА

Кунак малай

      Илгизләрнең күршесе Сафураларга кунак малае кайтты. Былтыр җәй буе торып киткән иде, быел бөтенләйгә кайткан, диләр. Эрот атлы ул малай. Мондый ят исемне ишетмәгән авыл малайлары аңа башта «Ират» дип эндәшәләр иде, тора-бара «Ирек» исеме белән йөртә башладылар. Бу исем үзенә дә ошый төште бугай. Өлкәннәр, очрап: «Улым, исемең ничек?» – дип сорасалар, «Ирек» дип җавап кайтара ул. Өлкәннәр шулай бит инде, бер ят бала күрделәрме, төпченергә генә торалар: «Кем баласы?», «Каян кайттың?», «Исемең ничек?» – дип тезәләр генә

Скачать книгу