Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4. Мусагит Хабибуллин

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4 - Мусагит Хабибуллин страница 6

Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4 - Мусагит Хабибуллин

Скачать книгу

кушкан эшне башкарса да, күренеп тора, борчулы— аның тизрәк монголларның Болгардан ни теләүләрен беләсе килә иде. Һәм, әлбәттә, шуннан илчеләргә карата мөнәсәбәт туачак, сәясәтнең төп кануны әнә шуннан гыйбарәт ич, чөнки ханның бөтен фәрман-теләкләре аның кулы аша үтәчәк иде. Хан хатасы – аның хатасы. Хан ялгышыр, аңа берни дә булмас, ә менә вәзир Тимбайның хансарайда калмавы көн кебек ачык – китәргә мәҗбүр булыр. Әйе, моңа барырга аны мәҗлес-диван аксакаллары мәҗбүр итәрләр, хәтта бу хакта зарланырга Илһам хан янына да кертмәсләр, хәер, хан моны үзе дә хәл иткән булыр инде. Тимбай вәзир – Илһам ханга чордаш кеше, мәгәр үзен күп тапкыр ханнан тәҗрибәлерәк дип саный. Чөнки чит илләргә җибәрелгән бөтен шымчылар аның кулында, хәбәр-хәлләр иң әүвәл аның кулына керә. Аннары аның әле төзелеп кенә яткан Каракорымда шымчы-сәүдәгәр йөзендә булганы бар. Җиһангир Чыңгыз хан яулап калдырган адәм колачы җитмәстәй ил-далаларга, кала-шәһәрләргә ия булган, элемтә-сәүдә юллары өстенә шалтылар бина иткән Каракорым дәүләте Идел буе төрки Болгары ил чигенә килеп орынды. Ары таба ни кылырга исәбе Үгәдәй ханның? Болгарны да канат астына җыймакчымы?.. Әллә, булмаса, юл өстенә кунаклаган Болгар каласын уртак сәүдә үзәге итмәкчеме?.. Сөйләшә алсалар, бу тәкъдим белән килешергә дә булыр иде… Монголларның йөзендә иман күренми бер дә… Килешеп сәүдә итү бит ул – бик тә нәзберек нәрсә, иң әүвәл күрше хакын саклау кирәк, ә болар, Тимбай вәзир хәбәрдар, Харәземдә нәмәләр генә эшләмиләр. Шаһ һәм солтаннарны куу бер хәл, халыкны, гади халыкны кыралар бит! Шуның өчен Каракорым сәүдәгәрләрен Болгарга Тимбай вәзир киңәше белән сайлап кына уздыра башладылар, бик каты тикшереп, төбенә тоз коеп дияргә була. Харәземшаһ Олуг Мөхәммәд, Чыңгыз хан илчеләрен кылычтан уздырып, зур хата ясый, Илһам хан, иншалла, моңа бармас, башына тай типмәгән, һичьюгы, вәзиреннән киңәш сорар.

      Вәзире Тимбай киңәше белән Илһам хан монгол илчеләрен тыныч кына кабул итте. Китергән бүләкләреннән дә баш тартмады, киңәшләрен дә тыңлады. Сүз, нигездә, сәүдә тирәсендә барды. Монголлар, нигездә, Болгар белән орышырга түгел, әсәүдә итәргә телиләр икән. Ләкин моның өчен аларга сәүдә юллары ошамый, аларның һәрбер көнлек юл өстенә шалты бина итәргә исәпләре. Һәр шалтыда тиешле кадәр ат, кунып чыгу өчен, сарай бина ителүне алшарт итеп алалар. Ул гынамы, шалтылар салу чыгымнарын монголлар хәтта үз өсләренә алырга да ризалар. Илһам хан үз куштаннары белән киңәште. Мәсьәлә ачык иде, монголлар сугышырга түгел, тыныч рәвештә сәүдә итәргә телиләр, моңа ничек каршы килмәк кирәк.

      Баш илче тылмач аша сөйли башлаган иде, Илһам хан аны туктатты, мин тылмачсыз да сезне аңлыйм, диде. Һәм шуның белән ламаны бераз аптырашта калдырды бугай, чөнки ул бөтен төрки арасында берүзе иде. Җәйпәк йөзле, кысык күзле, уң яңагына кылыч ярасы төшкән илчеләр башлыгы төркиләр телен тылмачсыз авыр аңлавы турында аңлатты. Илһам хан янына тылмачын чакыртты.

      Сәүдә вә элемтә юлы өстенә шалтылар бина итүне бәхәссез генә хәл иттеләр. Әмма соңгы мәлдә генә илчебаш корал

Скачать книгу