Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6. Мусагит Хабибуллин
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6 - Мусагит Хабибуллин страница 18
– Их, шулай җиңел генә чыгып китеп булса икән ул. Эш. Авыруларымны ташлап китә аламмы? Ничә ел инде менә ординатурага барырга җыенам, әле булса тәвәккәлләп чыгып китә алганым юк.
– Тәвәккәл теләк – таш яра… Алай… Димәк, биредә больница да бар?
– Утыз койкалык кына да… Киңәергә җыенабыз, тагын егерме койкалык бина салырга ышандыралар, – дип, хатын үзалдына елмаеп куйды. – Ә Казанны сагынам дип болай гына әйтүем, Гариф Әюпович. Бер-ике ел торып карагыз әле шушы Карамалыда, аннары һич ташлап китәсегез килмәс.
– Гафу итегез, баядан бирле сорарга ымсынып киләм, мине каян беләсез болай?
– Бөтен республикага билгеле кеше бит сез, Гариф Әюпович.
– Моңа чаклы мин үземне алай ук билгеле кеше дип уйламаган идем. Үзегез, күрәм, биредә табиб булып эшлисез. Изге эш ул – табиб булу, гомер буена шул өлкәдә эшләгән кешеләргә хөрмәтем зур булды.
– Рәхмәт инде, кинәндердегез берәүне. Ә бирегә килүем көтмәгәндә булды. Иремне авылга эшкә җибәргәч, үзең генә яшә дип тыпырчынып караган идем. Ир – баш, хатын – муен, диләр бит, түзмәдем, ике-өч ай үтмәде, төяндем дә килеп төштем. Хәзер күнектем инде, башта кыенсынган идем. Хәзер әнә тагын Наратбаш авылын өстәделәр. Шуннан кайтып килүем. Бер әбекәй әҗәл көтеп ята: балакаем, әллә нигә үләселәрем килми, ди. Ә үзе яшисен яшәгән инде, бичаракаем, туксан яшен тутырып узган.
Гариф пальтосын, салып, беләгенә ташлады.
– Картлыктан дәва – көчеңә күрә хезмәт һәм тыныч тормыш. Ә сездән аларга – йомшак тел, игътибар…
Авылга якынайган саен, юл өстенә җыелган сулар ешрак очрый, табиб хатын башта ул суларны урап-урап чыккалады да, бераз баргач, күлдәвекләргә бөтенләй игътибар итми башлады. Гариф, пычрак буласын белеп, аягына Казаннан ук өр-яңа солдат итеге алып кигән иде, юл уртасыннан атлады.
Карамалыга җитәрәк, ындыр артындагы яңа бина янында кешеләр күреп, юлдаш хатын:
– Күрәсезме, сезне көтәләр, Гариф Әюпович. Хушыгыз, миңа бу якка, – диде.
– Хушыгыз. Рәхмәт сезгә, бергә атлый-атлый, озын юлны шактый кыскарттыгыз. Тик исемегезне генә белә алмадым.
– Танышырбыз әле, Гариф Әюпович. Мине биредә белмәгән кеше юк.
Гариф аның кызларча җиңел-җиңел атлап китеп баруын күзләре белән озатып калды. Кыска вакыт эчендә әллә кайчангы хатирәләрне күңеленнән кабат кичерергә сәбәпче булган бу хатынга аның рәхмәте зур иде.
Язның беренче яңгыры кинәт килде. Таң беленер-беленмәстә, көньяк-көнбатыштан кабарып-күпереп чыккан болыт, ерактан торып, бер-ике тапкыр гөлдердәп тавыш бирде дә, әкияттәге Каф тавыдай калкып, ярты күк йөзен томалады. Рә тавы артыннан кояш күтәрелә башлауга, ул, киң кара-кучкыл канаты белән көнне тагы да караңгылатып, бөтен күк йөзен каплады. Күп тә үтми, салкынча яңгыр җиле Карамалы урамнарында өермә кузгатты. Кар сулары киткәннән бирле, битен-күзен