Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6. Мусагит Хабибуллин

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6 - Мусагит Хабибуллин страница 3

Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6 - Мусагит Хабибуллин

Скачать книгу

style="font-size:15px;">      Талипның эчке тавышында: «Теге вакытта миңа каршы чыккан идегез, Әдһәм абый, менә инаныгыз инде, монысы да килә-килүгә үз белдеге белән эшләргә кереште», – дигән мәгънә ята иде.

      – Бик кирәк чарамы бу, Мидхәт?

      Агроном егет көлемсерәп, башын чайкап куйды. Шуныда аңламыйсызмы дип гаҗәпләнүе иде бугай. Харисов исә: «Кыю хәзерге яшьләр, рәтләп эшкә керешмәгән, үзбаш фикер йөртәләр, тәвәккәлләр», – дип уйлады.

      – Мин бу чараны кырчылык эшендәге җитди эшләрнең берсе итеп күрәм, Әдһәм абый…

      Талип беравык башын чайкап торды да сабыры төкәнеп булса кирәк:

      – Кызлар кебек сылу каеннар иде. Ничек кулыгыз барды, ничек балта күтәрдегез! – дип, тагын ишекле-түрле киләп салырга кереште.

      – Бу мәсьәләдә хаклы булуымны мин эшем белән күрсәтермен, иптәш Бикмуллин, юкка борчылмагыз.

      – Юк инде, энем, мин сине ул мәшәкатьтән арындырырмын болай булгач. Син уйлаганча ук надан түгел Талип абыең.

      Талип кабат өстәл янына кереп утырды, диспетчерга шалтыратты.

      – Каюм, – кабул итү аппаратында диспетчер Зиннуровның «әү, Талип абый» дигән нечкә тавышы ишетелде, – буй урман агачларын сирәкләтүгә кичә ничә кешегә наряд биргәннәр иде сиңа?

      – Унике кеше, бер трактор. Тик бүген берәү дә бармады. Җибәрмәдек.

      – Нигә алай, ни булды?

      – Ни бит, Талип абый, монда егетләр белән уйлаштык та туктаттык без аны… Бу ниндәен ахмаклык, бастырыкка ярардай каеннарны кем кисәргә кушты дип, Галләм абзый да тузынып, кистермәскә дип киңәш биреп китте…

      Бүлмәгә кояш нуры керде һәм председатель утырган урындык артына кунып калды. Талип, аппараттан кулын алмый гына, Харисовка:

      – Ишеттегезме, Әдһәм абый? – диде. – Каеннарны кистерүгә Галләм абзый да каршы икән бит. Ә ул кеше ярты гомерен Карамалыда агроном булып эшләгән, иптәш Бәдретдинов, шушы полосадагы каеннарны үз кулы белән утыртучы, үзе үстерүче…

      – Буй урманнарны үз вакытында рәткә китерү, кирәкле күләмдә сирәкләтү – агрочараларның бер шарты, – диде Мидхәт тә, торган саен үҗәтләнә барып.

      – Корыган-сарыганнарыннан арындыру – ул бит бөтенләй башка нәрсә, иптәш Бәдретдинов. Аны да, мөгаен, язга табарак эшләргә кирәктер. Шулаймы, әллә мин ялгышаммы?

      – Агачлар куерак үскән саен, полоса буена кар калынрак сала.

      – Бу начармыни?! Кыш буена кыр-басуларда кар тотабыз, ә бу акыллы баш, кар калын салмасын дип, буй урман агачларын кистерә. Инде инандыңмы, Әдһәм абый, нинди белдекле агроном туры килгән безгә! – Талип, кайнарланып, урыныннан купты, кояш чыгышы ягындагы тәрәзә каршына барып басты, кулларын артка чалыштырды, гасабиланып, бармакларын угаларга кереште. – Колхоз белгече булган бар кеше дә үз белдеге белән эш итә башласа, кая тәгәрәр идек икән без, Әдһәм абый? Әйтик, син үзеңчә генә эшләсәң, башкалар фикеренә колак салмыйча эш итсәң, мин, әйтик, үземчә генә, – диде Талип, көрсенеп алды

Скачать книгу