Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6. Мусагит Хабибуллин

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6 - Мусагит Хабибуллин страница 64

Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6 - Мусагит Хабибуллин

Скачать книгу

һәм тиз генә китеп барды.

      – …Менә, әни, Карамалыга да килеп җиттек, – диде моңа кадәр Әдилә белән сөйләшеп барган Гариф.

      – Әйе, балам, – диде Гөлзифа карчык.

      – Авыл авылдыр инде, – диде Әдилә, бер дә исе китмәгәндәй.

      Әдилә шулай диюгә, шофёр аңа әйләнеп карады һәм, юлга күзен төбәп, үз алдына сөйләнәмени тезеп китте:

      – Асфальт юллар юк шул әле бездә. Аның каравы келәмдәй яшеллек, сулап туймаслык саф һава, буы чыгып торган яңа сауган сөт бар. Аяк очында гына елга. Телисең – төшәсең дә коенасың, телисең – кер чайкыйсың, телисең – балык тотасың. Карамалы халкы – ул бит борынгы халык. Чәчәк Ана әбинең ыруы яшәгән тау куышы әле дә булса бар. Кызыксынсагыз, барып карый аласыз. Куышның диварларына хайваннар рәсеме төшерелгән, борынгы бабаларыбызның сәнгате…

      – Хәйран икән. Сез, алай булгач, Чәчәк Ана токымнары буласыз инде?

      – Һәм син дә, Әдилә. Онытма: әтиең бит – шушы авылда туган кеше, – диде Гариф, Әдиләнең иңбашына кагылып.

      – Ничек бер ел гомеремне үткәрермен икән мин монда?

      – Теләмәсәң китә аласың, дускаем.

      Әтисенең сөйләү рәвешендә үпкә тоеп, Әдилә аның җилкәсенә башын салды.

      – Артык олы күңелле син, әти. Тыңлыйм-тыңлыйм да үзеңне— шаккатам. Намусыңа тузан кундырырга да куркасың кебек.

      – Ә син аны, намусыңны диюем, пычратып юуны мәртәбәрәк күрәсеңме? – диде моңа кадәр дәшми утырган Гөлзифа әбисе. – Әбиеңне санга сукмаган гына җитмәгән, атаң белән үртәшәсең инде хәзер…

      Ул арада машина Гарифларның чыбык очы карендәшләре булган Фәһимәләр турына килеп туктады.

      – Кайтып җиттек кебек, кордашлар, – диде шофёр.

      Фәһимә аларны капка төбенә чыгып көтеп тора иде инде. Гөлзифа апасын ул гөр килеп каршы алды. Исәнлек-саулык сораша-сораша, Гөлзифаның әйберләрен, кунакның кулына да орындырмыйча, өйгә алып кереп китте.

      Әдилә түргә узды, тәрәзә каршындагы кечкенә диванга барып утырды. Юлда килгәндә үк әтисе белән әбисе үгетен тыңлау аның ачуын китергән иде, шуңа бераз турсаеп торды. Әмма аңа игътибар итүче булмады. Әдиләнең күзе тәрәзә каршындагы сәрби агачына төште. Җил исеп куюга, агач яфраклары тәрәзә пыяласына тиеп-тиеп китә. Сиңа дәшкән, сине күрергә теләгән берәү тәрәзә чиртә кебек.

      Самавыр өлгерде. Гөрләшеп, бергә-бергә чәй эчтеләр. Чәйдән соң Гариф эшенә китте. Гөлзифа карчык карендәшеннән кәҗә мамыгы турында белеште. Ахирәте Хөббениса карчык кайчандыр алар гомер иткән нигездә тора иде. Күрше булмасалар да бергә үстеләр, кичке уеннарда бергә булдылар, абыстайга сабакка йөрделәр, Рәхим байга уракка бергә чыктылар. Заманында бик якыннар иде алар. Узган кайтуында барып килергә вакыт тимәде. Мамык сылтавы белән барып күрим, ичмасам, үзен дип, Гөлзифа урамга чыкты.

      Һәй, гомер дигәнең, кайчан гына әле шушы урамнан каюлы алъяпкыч бәйләп, ояла, тартына, – гүя бөтен авыл аңа карап тора, – түбән очка, Идрис абзыйларына төшәдер иде Гөлзифа. Алар да әнә, Гөлзифа киткәч, икесе тиң гүр иясе булганнар. Егерме беренче

Скачать книгу