Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10. Мухаммет Магдеев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10 - Мухаммет Магдеев страница 4

Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10 - Мухаммет Магдеев

Скачать книгу

төзегән исемлеге зур түгел. Ләкин автор үзе кем соң? Псевдонимнар турындагы китап псевдоним астында чыга. Моны ачыкларга безгә китапның автографы ярдәм итә. Аның титул битендә мондый сүзләр бар: «Осип Фёдорович Готвальд җәнапларына ихлас күңелдән ихтирам билгесе итеп бу китапны төзүче П. Васильевтан». Китап шулай итеп, Готвальд фонды белән университет китапханәсенә килеп керә. Ахырдан бу фондның каталогын төзегән профессор Н. Ф. Катанов «Показатель псевдонимов» дигән китапның авторы П. Васильев дип күрсәткән. П. Васильевның бу китабы ахырдан берничә басма күргән. Ләкин псевдономастика фәненә чын гыйльми нигезгә корылган җирлекне – 80 меңнән артык псевдоним туплаган сүзлекне – совет библиографы И. Ф. Масанов хәзерли. Күренекле галим бу өлкәдә кырык ел чамасы эшли, аның сүзлекләре өч тапкыр басыла. Соңгы басмасы дүрттомлык булып 1956–1960 елларда дөнья күрә10.

      Псевдонимнар сүзлеге әле псевдономастика фәненә җирлек кенә. Бер генә сүзлек тә псевдонимнарның килеп чыгу сәбәпләрен, аларның мәгънәви үзенчәлекләрен, ачу юлларын аңлатып бирми. Совет галиме В. Дмитриевның тикшеренүләрендә исә әнә нәкъ шул мәсьәлә – атрибуция (псевдонимнарны ачу, аноним әсәрләрнең авторларын билгеләү) мәсьәләсе карала. Псевдонимнарны язучының үзе исән вакытта аның рөхсәтеннән башка ачу әдәби этика кагыйдәләренә сыймаганлыктан, В. Дмитриев үзенең фәнни хезмәтенә нигез итеп элек ачылган псевдонимнарны ала һәм шулар мисалында атрибуция кагыйдәләренең кайберләренә өйрәтә.

      Псевдономастика – татар филологиясендә әлегә тиешенчә өйрәнелмәгән фән. Шулай да алтмышынчы еллардан башлап псевдонимнарны өйрәнү өлкәсендә бераз җанлану сизелә башлады. Мәсәлән, Ш. Абилов әдәбият тарихында моңарчы Мәүла Колый исеме белән йөргән шагыйрьнең исеме «Мелләгол» булу ихтималын күрсәтте11. Г. Саттаров исә, шагыйрьнең исеме – Мәүла, ә «Колый» туган җиренә бәйләнешле исем дигән фикер әйтеп, Ш. Абилов белән бәхәскә керде12.

      М. Бурнашева татар әдәбиятында псевдономастика мәсьәләләрен гыйльми нигезгә куеп өйрәнергә кирәклеген әйтүче кешеләрнең беренчесе булды. «Совет әдәбияты» журналының 1960 елгы 8 нче санында басылган мәкаләсендә ул аерым язучыларның иҗатын өйрәнгәндә псевдонимнарны ачыклауның әһәмиятенә, псевдонимнарны ачуның кайбер ысулларына туктала. «Псевдонимнарны ачу, – ди автор, – тикшеренүчедән зур түземлелек, күп көч сорый. Фәлән кеше фәлән псевдонимнар кулланган дип санап чыгу белән генә котылып булмый монда. Чөнки бу юл белән бик зур буталчыклар, аңлашылмаулар туарга мөмкин». М. Бурнашева шул ук вакытта язучыларның үзләренә псевдоним алу тәртибендәге бер әһәмиятле закончалыкны ача. Язучылар, ди ул, псевдонимнарны язган әсәрләренең характерына карата кулланалар. Мәсәлән, Г. Ибраһимов бервакытта да хикәяләренә «Габди» дип имза куйма-ган. Ф. Әмирхан исә сатирик әсәрләренә – «Ташмөхәммәд», «Т-д», әдәби-тәнкыйди мәкаләләренә – «Дамелла», Октябрь революциясеннән соң язган политик мәкаләләренә «Марксист» дип имза куйган.

Скачать книгу


<p>10</p>

Масанов И. Ф. Словарь псевдонимов русских писателей, учёных и общественных деятелей. – Т. 1–4. – М., 1956–1960.

<p>11</p>

Совет әдәбияты. – 1958. – № 1.

<p>12</p>

Казан утлары. – 1966. – № 1.