Әсәрләр. 9 томда / Собрание сочинений. Том 9. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Әсәрләр. 9 томда / Собрание сочинений. Том 9 - Мухаммет Магдеев страница 42

С. Җәләл монда Г. Ибраһимовның «Яңа кешеләр» драмасын Ш. Байчура тәнкыйтьләвенә усал җавабын күздә тота. Г. Ибраһимов бу тәнкыйтькә җавабын «Кара интригаларга юл бирелмәсен» дип исемли һәм тәнкыйтьне кискен кире кага81. «Ярдәм» мәҗмугасының икенче китабына язган югарыдагы рецензиясендә С. Җәләл дә «Яңа кешеләр»не «ясалма, уйдырма нәрсә» дип бәяли. Әлбәттә, партия, хөкүмәт җитәкчелеге тирәсендә булган Г. Ибраһимов моның өчен С. Җәләлгә үчлекле булып кала. Терминнар мәсьәләсендә дә С. Җәләл хаклы: Г. Ибраһимов бер мәкаләсендә Г. Исхакый, Ф. Туктаров, С. Максудиларны «безнең заманның әбүҗәһелләре, Ишмиләре һәм Пуришкевичләре» дип атый82.
Чыннан да, егерменче еллар башында Г. Ибраһимов әдәбиятка партия диктаты урнаштыру өчен байтак хезмәт куя. Әйтергә кирәк, бу мәсьәлә әле дә кайберәүләр өчен ачык түгел, 1990 ел җәендә «Социалистик Татарстан» газетасында бу темага барган сөйләшүләрдә «әдәбият партияле булырга тиеш» дигәнне яклаучылар күренде. Алар Ленинның сәяси әдәбиятка карата куелган таләпләрен матур әдәбиятка да күчереп уй йөртәләр. Ләкин В. И. Ленин 1922 елның 13 февралендә узган РКП(б) әгъзаларының Бөтенроссия переписенә биргән анкетасында үзен «литератор» дип күрсәтә83. Әмма Ленин шигырь дә, хикәя дә язмаган. Димәк, сүз сәяси әдәбият турында бара.
Г. Ибраһимов мавыккан партия диктаты мәсьәләсе «Ярдәм» мәҗмугалары уңае белән барган тәнкыйть процессында сизелә. Күрәсең, шул мәсьәләгә бераз ачыклык кертергә теләптер, «Безнең юл» журналы 1923 елның 1 нче санында Л. Троцкийның «Пролетариат мәдәнияте һәм пролетариат сәнгате» исемле мәкаләсен бастыра. Троцкийның фикерләре безнең матбугатта булып узган бәхәскә ачыклык кертеп кенә калмый, бу бәхәснең урынсыз икәнен дә раслый. «Сәнгать үзенең юлын үз көче белән салсын, – ди автор. – Партия пролетариатка җитәкчелек итә, ләкин ул аның кулына һәр төре дә ясалып, эше беткән бер нәрсә тоттырмый. Партиянең турыдан-туры җитәкчелек итә торган мәйданнары бар, партиянең тикшереп тора һәм юл күрсәтә торган урыннары бар, тагын партиянең фәкать ярдәм биреп тора торган урыннары бар, ниһаять, партиянең фәкать колак биреп, күз салып тора торган урыннары бар. Сәнгать мәйданы партиянең команда итеп тора торган бер мәйданы түгел. Ул аны химая итәргә, аңар ярдәм күрсәтергә вә фәкать читләтеп кенә аңа җитәкчелек кылырга тиеш» (ассызык безнеке. – М. М.).
Ачлык темасы, ачларга матди ярдәм күрсәтүче әдәбият бер үк вакытта үзенең социаль җирлеген, юнәлешен, перспективаларын да эзләү белән мәшгуль булды.
80
Татарстан хәбәрләре. – 1922. – № 175.
81
Эшче. – 1921. – № 141.
82
Кызыл Шәрык яшьләре. – 1922. – № 2.
83
Ленин В. И. Күрс. хезм. – 44 т. – 511 б.