Әсәрләр. 8 томда / Собрание сочинений. Том 8. Мухаммет Магдеев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 8 томда / Собрание сочинений. Том 8 - Мухаммет Магдеев страница 2

Әсәрләр. 8 томда / Собрание сочинений. Том 8 - Мухаммет Магдеев

Скачать книгу

иҗатына җиңел генә тамга салу тенденциясе дә үзен сиздерә әле. Мәсәлән, С. Җәләлнең узган ел гына чыккан китабының сүз башында «Дим буенда» әсәре зарарлы әсәр иде дигән гаделсез хөкем кабатлана. Аңа ияреп, «Казан утлары» журналы да шул ук фикерне үткәргән рецензия бирде. Ләкин бу авторларның берсе дә «Дим буенда» әсәренең зарары нәрсәдә икәнен исбат итмәде.

      Октябрь революциясенең бу ягындагы әдәбиятыбыз, эстетика-тәнкыйть дөньясы белән бүгенге укучыны таныштыру шулай ук җитәрлек түгел. Татар язучылары турындагы биобиблиографик белешмәнең ярым-йорты гына икәнлеге хәзер һәркемгә ачык. Моны тулыландырырга кирәк. Безнең әдәби тәнкыйть процессында актив катнашкан С. Атнагулов, Б. Мансуров, Г. Касыймов, Г. Ходаяров, С. Борһан, Х. Ишбулатов кебек партия-совет хезмәткәрләре бар иде. Боларның татар совет әдәбиятын үстерүдә күзгә ташланырлык хезмәтләре булды. Ләкин бу кешеләрнең эшчәнлеге, хезмәтләре, тормыш юллары турында бер генә китапта да тулы мәгълүмат ала алмыйсың.

      Болар барысы да безнең әдәби мирасыбызны өйрәнү өлкәсендә алдыбызда зур бурычлар торганын күрсәтә.

Социалистик Татарстан. – 1965. – 17 октябрь

      Өлкән әдипнең тормыш сукмаклары

      «Хәтердә калган минутлар»ы белән әдәбият тарихына кыйммәтле материаллар биргән өлкән әдипнең «Яшьлек эзләре буйлап»2 исемле бу яңа китабын кулга алганда аннан тагын да тирәнрәк мәгълүматлар өмет итү – бик табигый нәрсә, билгеле. Автор әсәренең беренче битләреннән үк үзенең тормыш фәлсәфәсе – тормышының Казангыл сыртлары һәм Чагыл түбәләре белән укучының күңелен җәлеп итә, дөресен әйтик, язучы безнең күңелне бөтенләй көтелмәгән яктан яулап ала.

      Казакъ даласы… Без бу сүзнең мәгънәсен бөтен тирәнлеге белән аңламыйбыз икән ләбаса. Галимҗан Ибраһимовның «Казакъ кызы» әсәрен (әдәбият теоретиклары кашларын җыермаса, без моны мәхәббәт турында поэма дип атар идек!) әле илленче еллар ахырында

      гына укып, без, яшьләр, тугандаш халкыбызның дала кебек киң күңеленә, шигърият белән тулы гореф-гадәтләренә, Карлыгач-Сылуларына гашыйк булган идек. Казакъ әдәбиятының аксакаллары Сабит Моканов, Мохтар Ауэзовларның әсәрләрендә без бу олы җанлы халыкның ничек итеп мәгърифәт яктылыгына, социаль азатлыкка омтылуларын күреп сокланган идек. Ә менә Сәйфи ага Кудаш казакъ даласының безнең өчен тагын бер әһәмиятле ягын ача: бу далада, бу шагыйрь җанлы халык арасында безнең татар, башкорт әдәбиятының баһадирлары әдәбият мәйданында киләчәк көрәшләр өчен кылыч кайраганнар икән. Акмулла, М. Гафури, Ш. Бабич, Д. Юлтыйлар үзләренең каләмнәрен беренче мәртәбә казакъ даласында тибрәтә башлаганнар, Г. Тукай, Г. Ибраһимов кебек талант ияләре казакъ фольклоры хәзинәләре эчендә алдагы иҗатлары өчен потенциаль энергия туплаганнар. Әйе, танылган журналист Шакир Мөхәммәдьяров әйткәнчә, казакъ сахрасы шул заманның күп кенә татар яшьләре өчен матди һәм рухи ризык чыганагы булган.

      Шагыйрьнең яшьлек эзләре – үзенә күрә

Скачать книгу


<p>2</p>

Кудаш С. Яшьлек эзләре буйлап. – Казан : Татар. кит. нәшр., 1964.