Әсәрләр. 6 томда / Собрание сочинений. Том 6. Мухаммет Магдеев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 6 томда / Собрание сочинений. Том 6 - Мухаммет Магдеев страница 2

Әсәрләр. 6 томда / Собрание сочинений. Том 6 - Мухаммет Магдеев

Скачать книгу

тартып та төшерә.

      – Ах, әле сез монда миннән башка гына утырмакчымы? Ә без фронтта кан түккәндә… Әле сез шулаймы? Менә эчми торыгыз әле… Без – фронтовиклар.

      Борын авазы белән тагын берничә сүз әйтә дә йомры ир, буш калган өстәл янындагы ирләр аңнарына килгәнче чыгып та китә.

      Йомры – шагыйрь Мәхмүт Хөсәен икән.

      Өч көннән соң идарә утырышында Союзга алу турында гаризасы караласы икән үзенең. Түзеп торса да ярыйсы булган да бит. Ләкин мәрхүмнең эчендәгесе тышында иде шул. Ул эчтән рәнҗеп, эчтән көеп йөри торганнардан түгел иде. Без булсак, «тукта, әле минем Союзга керәсем бар» дип, теш кысып түзәр идек. Идарә утырышында булганнар сөйлиләр: Мәхмүт чын күз яшьләре белән елаган, гафу үтенгән, Союзга алуларын сораган. Кая инде Афзал Шамовлар, Ибраһим Газилар барында андый гөнаһны гафу итү!

      Ул шулай, әгъза булмаган көе генә, җитмешенче елларга кадәр йөрде.

      Аның иң популяр чагы – М. Мозаффаров, Ал. Ключарёв, З. Хәбибуллин, И. Шәмсетдинов кебек композиторлар белән җырлар язган вакыты – 1954–1960 еллар булды. Татарстанның сәнгатьтә үзен мактаган еллары иде ул. Без нефть бирәбез, мех бирәбез, без гел бирәбез, менә без нинди шәп… дип җырлаган чор бу. Радиода ул вакытта М. Хөсәен сүзләре генә иде. Бәхетле иде ул.

      Аның белән танышуым Гаграда булды. Мин Язучылар союзы әгъзасы идем инде, ләкин мине халык белми, ә менә бөтен халыкка мәшһүр булган Мәхмүт әгъза түгел, регистратурада бергә басып торабыз, путёвкаларны кабул итеп, бүлмәләрне билгелиләр. Ярый, минеке булды: урамга караган, машина тавышына тәрәзәләре селкенә торган ике урынлы бүлмә бирделәр.

      – Союз кенәгәгез кайда? – диде регистратурадагы хатын. Мин кыенсынып тордым: кызганыч бит, мин малай-шалайда бар ул кенәгә, ә менә илленче еллардан бирле радионы, сәхнәне тоткан, татар кызларының күңел түрен биләгән Мәхмүттә юк. Нәрсә дияр инде бу? Бигрәк тә минем алда. Хурлык бит…

      – Мин аны өйдә онытканмын, – диде ул тыныч кына. Грузин хатыны вакланып тормады, үзенең амбар кенәгәсенә «член СП» дип язып куйды.

      Мин Гаграга үземнең бертуган абыемны алып килгән идем. Нәзерем бар иде. Тарихы болай. 1945 елның язында безнең гаскәрләр Польша, Германия җирләренә барып кергәч, абый миңа сугыштан, калын конверт эченә салып, дәфтәр җибәргәләде. Малайлар, каты калын сары кәгазьне ертып, дәфтәр теккәндә, мин бик затлы герман кәгазенә яза идем. Ара-тирә ул конверт эченнән затлы кара унлыклар чыга иде. Шул вакытта ук уйлый идем, үскәч, кеше булгач, абыйга бу яхшылыгын түләрмен дип. Һәм мин аны менә үз гомерендә беренче тапкыр диңгезгә алып килдем. Беренче көнне үк аларны – ике фронтовикны таныштырдым. Мәхмүт диңгез буендагы караңгы, ямьсез бер катлы йортка урнашты, аныкы белән чагыштырганда, безнеке, әлбәттә, әйбәтрәк иде. Гаградагы Иҗат йорты (хәер, ник андагысы гына?) – безнең җәмгыятьнең көзгесе. Анда өч корпус булып, шуның төп корпусындагы урамга караганнары – СССР дигән күпмилләтле халык вәкилләренә: татар, кумык, чуаш, удмурт язучыларына,

Скачать книгу