Итил суы ака торур / Итиль река течет. Фаттах Нурихан

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Итил суы ака торур / Итиль река течет - Фаттах Нурихан страница 2

Итил суы ака торур / Итиль река течет - Фаттах Нурихан Татар прозасы

Скачать книгу

яз көнендә болганчык сулар ага иде. Шуңа күрә, күз күреме җиткән барлык җирне Чулман иңләп алган чакта, кыргый урманнар, таулар-калкулыклар арасында, иксез-чиксез су уртасында утрау гына булып күренгән Кызыл Яр катау бөтен дөньядан аерылган сыман тоела иде.

      Тигезле-тигезсез өчпочмак шикелле калку җир кисәге текә ярлар буенча сузылган ике катлы койма белән уратып алынган иде. Катауның басуларга, урманнарга барып тоташа торган тигез ягы яу өчен иң уңай урын булганлыктан, сыртның батынкы билен аркылыга кисеп, бер як чокырдан икенче як чокыргача сузылган коймалар аеруча нык итеп корылган иде. Имән, нарат бүрәнәләрдән салынган ике кат бура арасына балчык, ком катыш чуерташ тутырылган, өстенә күпер җәелгән иде. Тышкы яктан койма буйлап өч кат тирән ур5 казылган, ур кырыйларына очлы башлы юан казыклар утыртылган иде. Койма яныннан үтә торган иң тирән урга, казык башларын күмәр-күммәс итеп, су тутырылган иде.

      Катауның ике капкасы бар иде. Капкаларның берсе – Чулман яры буендагысы «Яр-капка» дип, тигезлек ягындагысы «Басу-капка» дип атала иде. Койма өстендәге каравыл өйләрендә, манараларда, капка төпләрендә көнен-төнен сакчылар кизү торалар иде. Чулманга су төшкәндә, аеруча сак, уяу булырга кирәк. Мондый чакта астан да, өстән дә каекларда юлбасарларның, йә булмаса, канга сусаган күршеләрнең килеп чыгуы бар.

      Мондый чакта катау кешеләре, билгеле, яу килүен генә көтмиләр. Мондый чакта каекларга, көймәләргә тоткарлыксыз юллар ачылганда, катау кешеләре чит илләрдән, чит җирләрдән шулай ук яхшы кунакларны да көтәләр иде.

      Акбүре ыруының башы Күрән би Яр-капка янындагы манарага менеп карарга ярата иде. Бөтен катауда бу иң биек җир иде. Чулман өсте дә, ерактагы урманнар, калкулыклар да моннан уч төбендәгедәй күренә. Менә бүген дә ыру башы, манараның тар төннегенә6 капланып, ерактагы күк читен шактый озак күзәтте. Бик бирелеп караганга, аның күзләре авыртты, су чите белән күк чите исә, бергә буталып, болганчык томанга әйләнде. Күрән би, яшь чакларындагы шикелле озак карый алмавына, башы әйләнүенә, йөрәге сугуына эче пошып, көрсенеп куйды. Күзләрен йомган килеш, бераз гына сөялеп торды да икенче як төннеккә килде. Чәнечкеле кара урманнар, калкулыклар белән чикләнгән су өстен ул бик үк теләмичә генә күзәтте – төн ягы аны артык кызыксындырмады.

      Беравык онытылып торгач, би яңадан көньякка – Чулманның түбән ягына текәлде. Елга өстеннән салкынча җил исте; аста, яр буенда, балыкчыларның өзек-өзек тавышлары ишетелеп китте. Кешеләр тавышы тукталып торган арада, бөтен тирә-якны тигез бер шауга күмеп, берөзлексез дулкыннар шаулады.

      Күпме генә караса да, су өстендә би бернәрсә дә күрә алмады. Ул тагын көрсенеп куйды, аптырап төннек каршында басып торды-торды да, авыр аякларын көчкә кузгатып, тар, текә баскычтан аска төшә башлады. Ул баскан саен, басма яркаклары, авырлыкка түзә алмыйча, шыңшып-ыңгырашып калдылар. Басмалар гына түгел, буралап салынган манара да, би әкрен генә атлап аска төшкәндә, як-якка чайкалып торгандай булды. Илле яшьләр чамасындагы Күрән би богадай таза, имәндәй төз, озын буйлы

Скачать книгу


<p>5</p>

Ур – катау тирәсен әйләндереп алган тирән чокыр, канау.

<p>6</p>

Төннек – монда «тәрәзә» мәгънәсендә кулланыла.