Дәрья башы / Исток вселенского. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Дәрья башы / Исток вселенского - Ахат Гаффар страница 50
– …ассоциациясе идарәсе рәисе Нургата Кыям улы Карамов. Рәхим итегез.
Әйе, халык, күпер астына поскан бүрене сизенгән ат кебек, колагын шәңкәйтте, тораташтай катып калды.
Тамагын кыргалап, микрофонга чирткәләп алгач, Карамов әфәнде тавышы ишетелде. Ул, сөйләүдән бигрәк, боерык телендә аңлаша иде. Запастагы полковник Карамов, Көнбатыш гаскәрләр Көнчыгыш Германиядән Россиягә кайтарылгач, отставкага чыгып, туган авылында төпләнде, бертавыштан рәис итеп сайлаттырылды.
– Укыйм. По-олк!.. Гафу итегез, җәмәгать… Мөхтәрәм авылдашларым! Газиз халкым! Мөстәкыйль, бәйсез ассоциация әгъзалары! Элеккеге 1993 боерыгымның үзгәртелүе сәбәпле, карар кылдым: яңа 1994 боерыгым нигезендә мәшһүр «Шүрәле» балетын карау белән алдынгы эшче көчләр генә түгел, тулаем авыл халкы бүләкләнә. Гамәлдән чыгарылган боерыгымда күрсәтелгәнчә, өч автобус урынына алты автобустан торган колонна оештырыла. Поход төштән соң сәгать бер ноль-нольдә билгеләнеп, рубежы күпер төбеннән башлана. Шушы минуттан гомуми мәдәни поход игълан итәм. Паникага бирелмәскә, провокацияләр ясамаска. Үз-үзегезне тәртипкә китерергә, ярты тәүлеклек коры паёк әзерләп алырга. Тамак астын чылатырга яратучы мәгълүм отряд игътибарына: юкка өметләнмәгез, приваллар булмый. Батальон командирлары… кхм!.. комплекслы бригадалар җитәкчеләренә, белгечләргә гомуми мәдәни поход вакытында хуҗалык объектлары, терлек көтүләре каравылын икеләтә көчәйтергә. Моның өчен, остеохондрозы кузгалуы сәбәпле, мәдәни походка чыгудан баш тарткан Вәдүт ага белән Сәрвиназ апа җитәкчелегендәге махсус, гадәттән тыш каравыл отрядлары төзергә. Аларның урынбасары итеп Байгыш Тәфкилне куярга. Мәдәни поход командиры… җитәкчесе итеп шәхсән үзем билгеләнгәнгә күрә, мине иң кимендә биш көнлек командировкада дип фараз кылырга.
Үтә яшерен пункт: мәшһүр «Шүрәле» балетын караганда Демократ Ильяска телен тыярга, сәяси аңлатмалар биреп бармаска. Аеруча хәзерге икътисад, сәясәт мәсьәләләренә кагылмаска, листовкалар таратмаска, митинг оештырмаска, хәзер чыгарып килгән «Милли комган» дигән стена газетасын вакытлыча туктатып торырга.
Боерык шушы елның шушы сәгатендә көченә керә дип санарга.
Карамов үз сүзен:
– Ут-күздән сак булыйк, җәмәгать! Алдыгызны-артыгызны карабрак йөрегез берүк, – дип тәмамлады. Аның, төсле карандашлар белән коралланып, шундук мәдәни походның маршрутын сызарга керешүе микрофоннан ишетелеп торды.
– Сез Әшнә радиосының экстерн тапшыруын тыңладыгыз. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.
Яңадан авыл гимны яңгыраганнан соң, микрофон бераз чыелдап, шыгырдап торгач, радио гадәти режимда эшләвен дәвам иттерде.
– Алты автобус… – дип, Вакыйф күккә текәлде. – Берсендә утыз биш утыру урыны, кырык… юк, илле басып баручыдан исәпләгәндә, күпме кеше була?
Озын торык Мөхәррәм, буш шешә сыртына тырнагы белән шартлы сызыклар