Ике йөз елдан соң инкыйраз / Инкираз, спустя двести лет. Гаяз Исхаки
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Ике йөз елдан соң инкыйраз / Инкираз, спустя двести лет - Гаяз Исхаки страница 36
Башка халыкларда һәр йирдә алга бару күренә иде, һәммә халык шуның өчен бәйрәм ясыйлар иде. Әмма без нишли идек? Ни өчен бәйрәм ясый идек? Белмим, әллә башымыз тыныч калды инде, йоклаган як берлән тик йоклаек диптер. Ни булса да безнең эшләремез һаман артка бара иде. Бу гасырның башында бездә бер дә яңа эш булмады. Халык һаман тарала бара иде. Сала халыклары заводлар, фабрикаларга күчә баралар, шәһәр халкы да вак-төяк талчук кәсебе берлән кара эшкә генә кала баралар иде.
Менә тагы бер бәхетсезлек. Казанда бер мөселман хәрчәүнәсеннән бер авыру чыкты. Бу, шундагы бер шәкерт берлән ияреп, мәдрәсәгә күчте һәм дә нумирдагы кешеләр аркылы авылларга һәм шунда заводларда эшли торган кешеләр артыннан завод-фабрика мөселманнарына таралды.
Бу әллә нинди бер чир иде. Йогышлы иде, бик тиз үтерә иде. Тагы гаҗәп шулсы, бу мөселманнар арасыннан чыккан иде һәм шулар арасында гына падишаһлык сөрә иде. Бер Казанда гына һәр көнне йөзәр мөселман үлә иде. Болай гына калмады, Оренбург, Әстерхан, Уфа мөселманнары арасына да күчте. Һәммә йирдә дә шул булды, һәммә йирдән хәбәр, төрле-төрле куркынычлы сүзләр китерделәр.
Хөкүмәт буны бетерергә бик тырыша башлады. Әллә никадәр докторлар чыгарылды. Больницалар ачылды. Ләкин авыруга һаман чара юк иде. Чөнки авыруның ни икәнлеге һаман ачыкланмаган иде. Аңарга каршы чарасы да табылганы юк иде. Әллә никадәр йирдә, әллә никадәр медицина җәмгыятьләре булсалар да, әллә никадәр профессорлар шул мәсьәлә берлән мәшгуль булсалар да, һич файда чыкканы юк иде. Мөселманнарның үлүе һаман кимеми иде.
Ниһаять, бер болгар докторы бу көнгәчә медицинада мәгълүм булмаган бер йогышлы авыру икәнлеген исбат кылды. Һәм дә безнең мәгыйшәтемез аның микробларына бик файдалы булганга, мөселманнар арасында гына шулкадәр таралуын белдерде. Һәм озак үтмәде, әллә нинди иске восточный дарулар кебек бер дару табылды, авыруны азайта башлады. Һәммә йирдә моның дәвасы кулланыла башлады. Ләкин бу бик озак үткәч булганга, болгарлардагы үлемнең исәбе-хисабы юк иде. Авыру яз көне башланып, җәй буе падишаһлык сөргәнгә, болгар халкының яртысын үтереп бетергән иде. Моның калган яртысының утыз проценты, атасыз-анасыз, карендәшләр-кабиләсез калган ятим балалар, яртысы эшкә ярамый торган карт-коры иде. Болгар халкы шулкадәр беткән иде – һич әйтеп бетерерлек түгел иде. Моннан өч ай элек гөрләп торган авыллар, заводларның баракларын тутырган болгарлар, шәһәрләрнең дворник, извозчик, швейцар вазыйфаларыны башкарган мөселманнар беткән иде. Базарлар, ярминкәләрдә вак-төяк, саяк-сандырак, иске-москы берлән сату иткән халыклар берлән җир упкан кебек булганнар да беткәннәр иде. Авылларда ябылган өйләр, атасыз-анасыз калган балалар, угылсыз гарип карчыклар, ирсез калган хатыннар, хатынсыз калган