Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами. Роберт Миннуллин
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами - Роберт Миннуллин страница 11
Единственное исключение – это Республика Башкортостан, где проживают полтора миллиона татар, которым удалось сохранить родной язык.
Я глубоко убеждён, что эта проблема должна беспокоить российское руководство. Оно должно вплотную заниматься вопросами языков национальных меньшинств. Я запомнил слова Президента Казахстана Назарбаева, который сказал, что татары, проживающие в Казахстане, – это его татары. И Президент Российской Федерации должен сказать так же: «Российские татары – это мои татары». Но признаться в этом, наверное, нелегко, так как о своих татарах придётся по-отечески заботиться.
До сих пор почему-то не выходит общероссийская газета на татарском языке, нет радио и телеканала для национальных республик. Почему в Москве, где проживают полмиллиона татар, нет ни одного татарского театра, ни одной солидной газеты, ни одной школы?
Российское правительство в ближайшее время должно решить такие вопросы, как открытие татарских отделений в вузах ряда городов России, восстановление татарских учебных заведений и библиотек за пределами Татарстана. Мы готовы содействовать в решении этих вопросов.
Милли репертуар кирәк!
Кече парламент сессиясенә куелган әлеге мәсьәләгә карашлар төрлечә булды. «Күптән кирәк иде», – диючеләр дә бар. «Сезнең эш түгел бу», – диючеләр дә җитәрлек. Ләкин без регламент буенча эшләргә тиешбез. Театр проблемасын сессиядә халык депутатлары Фәндәс Сафиуллин белән Мөхәммәт Сабиров күтәргән иде. Аларның тәкъдимен башкалар да хуплады. Без мәсьәләне Дәүләт Советының эш планына керттек.
Дөресен әйтергә кирәк: опера-балет спектакльләренә сирәк йөрсәк тә, парламент белән опера-балет театрының «иҗади дуслыгы» күптәннән килә. Шушы ук мәсьәлә элекке Югары Советның даими комиссиясендә бер тапкыр тикшерелгән иде инде. Аннан соң өч ел ярым вакыт үтеп китте, һәм без тагын шушы ук проблеманы тикшерергә мәҗбүрбез. Хикмәт нәрсәдә соң? Югыйсә театрның профессиональ дәрәҗәсе соңгы елларда күзгә күренеп үсә. Ул инде Россиянең иң алдынгы театрларының берсенә әверелеп бара. Шул ук Шаляпин, Нуриев фестивальләрен искә төшерү генә дә җитә. Чит илләргә, бигрәк тә Европа илләренә, гастрольләргә бөтен театрлар да чыга алмый. Чыкканнары да еш кына «янып» кайта. Күптән түгел генә Мәскәүнең Зур театры, башкорт театры белән шулай булды. Ә инде чит илләр җүләр түгел, алар фәкать үтемле товар белән генә эш итәләр. Алар – шул ук «Травиата»ны ун, йөз тапкыр караган халык. Йөз дә беренче тапкыр каралган спектакль исә сыйфат ягыннан элеккеләреннән һич аерылып тормаска тиеш. Тагын шунысы куандыра: театрның һәр сәфәре Татарстанга, Казанга дан өсти. Бу инде группа-группа җыелып кунак булып, дәүләт акчасын туздырып кайту түгел. Бу, – ни генә дисәң дә, Татарстанның олы сәнгатен