Сайланма әсәрләр. 1 т. / Избранные произведения. Том 1. Нурислам Хасанов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 1 т. / Избранные произведения. Том 1 - Нурислам Хасанов страница 48

Сайланма әсәрләр. 1 т. / Избранные произведения. Том 1 - Нурислам Хасанов

Скачать книгу

карый-карый барды. Каберлекләр өстендә үскән агачлар ниндидер аңлашылмас моңсулыкка чумган. Зират эчендә бакыйлыкка күчкәннәрнең рухы хөкем сөрә. Һәммәсе, ни булырын көткәндәй, фани дөньяга да колак салалар сыман.

      Расихның кулы тәсбих төймәләрен берәмләп санады. Аның нигәдер койманың эчке ягына үтәргә аягы тартмады, ниндидер аңлашылмас көч тыеп торды. Зиратның аргы башына җиткәч, ул туктап калды. Мишә елгасы ягына чыккан болындай ачык кырны күзәтте. Кинәт тыны кысылгандай итте, иңенә баскан авыр уйларыннан арынырга теләгәндәй, турая төшеп, рухын күтәрергә тырышты. Әйтерсең зиратта үскән агачлар арасыннан ниндидер күзләр аны күзәтеп тора, шул карашлар туктатып калдырган да: «Син тагын әтиең кабере янына килдеңме?» – диләр сыман. Расих «әйе» дигәндәй башын какты да янә кузгалды, зираттан читтәрәк, кыр уртасындагы ялгыз калкып торган бер ташка таба атлады. Якынайган саен таш, зурая барып, ачыграк күренде. Ул аны бирегә үсеп җиткәч, моннан егерме еллар элек, әтисенең кайда күмелгәнен ачыклагач кына, Үзәнле авылының Ташкичү елгасыннан алып, атлы арбага салып үзе китергән иде. Төнлә кеше-кара күрмәгәндә генә. Башкача ярамый иде. Сталин өрәгеннән калган курку, яшәп килгән «ярамыйлар» аны да өркетте. Әтисе исеменә төшкән яман күләгә аңардан да ерак китмәде, үзе туган 1942 елдан бирле күңелендә шомлы, пошаманлы борчулар тудырып торды. Әнисен дә, хәтта туган-тумачаларын да төрле нахаклар рәнҗетте. Әнә шул НКВД золымыннан калган куркыту, җәбер, янаулар шаукымы күңелдә бетмәс юшкындай утырып калды. Ахыр чиктә аның әнисе дә, әбисе дә эзәрлекләнгән, унике яшьлек абыйсы Рәхимгә дә җәберләүләр эләккән. Боларның һәммәсе аның да җанын эчтән кимерә килде. Хәтта Расих бу кабер ташына әтисенең тулы исемен язарга да курыкты, «Ильяс Корбангали улы» дип язасы урынга, «И. К. 1901–1942» дип кенә ташка чукыды. Бу кадәресен ул соңрак, үзенә белер өчен генә билгеләде. Әтисенә бик җиңел генә «Дезертир» ярлыгы да тагылган иде. Күрәсең, шуның өчен дә аны зиратка күмәргә рөхсәт итмәгәннәр.

      Расих бу юлы да, гадәтенчә, ташлы кабер янына килеп тезләнде һәм әтисе Ильяс рухына багышлап дога укыды. Аннан кыйблага баккан сакаллы йөзен сыпыра-сыпыра торып басты. Ихтыярсыздан әтисе каберен табуда ярдәм иткән Мария Ивановнаны исенә төшерде һәм аңа күңеленнән янә рәхмәтләрен юллады.

      Аны язмыш Мария Ивановна белән район хастаханәсендә авырып ятканда очраштырган иде. Хастаханәгә Расих сукыр эчәгесенә операция ясатырга кергән, ә шактый өлкән яшьтәге Мария Ивановна йөрәге авыртудан, кан басымыннан дәвалана иде. Алар хастаханәнең ишегалдына чыгып, эскәмиядә утырып торганда үзара сөйләшеп киттеләр.

      – Син, сынок, кайдан үзең? – диде Мария Ивановна, татарчалап.

      – Үзәнле авылыннан, – диде Расих.

      – Син анда кем малае?

      Расих аның кызыксынуына ни дип әйтергә белми аптырап калды.

      – Әллә сез безнең авыл кешеләрен беләсезме? – диде.

      – Беләм, – диде Мария Ивановна, – Мин заманында районның хәрби комиссариаты

Скачать книгу