Казан ханлыгы / Очерки по истории Казанского ханства / Essays in the History of the Kazan Khanate. Михаил Худяков
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Казан ханлыгы / Очерки по истории Казанского ханства / Essays in the History of the Kazan Khanate - Михаил Худяков страница 18
Габделлатыйф бу уделда озак тормый, аны тиздән Казан тәхетенә сайлыйлар – рус хөкүмәте аны Казан ханы итәргә ризалык бирә. Xан итеп сайламауларына хәтере калган Мөхәммәд Әминнең күңелен күрү өчен, Мәскәү хөкүмәте, Коширага Серпухов белән Хотунь шәһәрләрен өстәп, аның керемен икеләтә арттыра.
Габделлатыйфны Мәскәүдән Казанга рус илчеләре озатып килә, алар аны тәхеткә менгерү йоласына катнашалар. Рус хөкүмәте белән төзелгән килешүләр янәдән гамәлгә кертелә һәм ике якның да анты белән ныгытыла…
1499 елда Шәрык фиркасе Казан тәхетенә янә Себер династиясен менгерергә омтылыш ясый. Бу хәрәкәтнең башында мөһаҗир Урак тора, ә тәхет дәгъвачысы итеп Мамук ханның борадәре Агалак солтанны сайлыйлар. Ләкин Казан хөкүмәтенә ярдәмгә рус гаскәре килеп, аларның һөҗүме кире кагыла.
Тәхеткә утырганда Габделлатыйфка егерме яшь тулып кына узган була әле. Казан халкына тагын чит илдә үскән һәм тәрбияләнгән хан белән яшәргә туры килә. Ләкин Мөхәммәд Әминнең үсмер еллары Русиядә узган булса, Габделлатыйф исә Кырымда үсә. Табигый ки, ике туган бер-берсеннән теләк-омтылышлары белән дә, фикерләү рәвешләре белән дә аерылып торган, һәм аларның сәяси карашлары да бөтенләй төрле булып чыга. Габделлатыйф хан абыйсына караганда бик күпкә миллирәк була. Бераз Русиядә яшәп алуына да карамастан, Кырымда үскән солтан русларны бөтенләй ят итә.
Ханнарны алмаштыруны оештырган Коләхмәд бәк Габделлатыйф хакимлеге дәверендә дәүләтнең төп эшләрен башкара. Хан яшь чакта Русия белән ике арадагы сәяси мөгамәләләр тыныч тора, ләкин аңа егерме биш яшь тулып, үзе мөстәкыйль эш йөртә башлагач, аның сәясәте ачыктан-ачык миллиләшә, Русиягә дошманлык рәвешен ала. Мондый юнәлеш рус партиясенең күңеленә ошамыйча, Казанда Габделлатыйфка каршы көчләр оеша. 1501 елның азагында Коләхмәд Мәскәүгә бара һәм русларның дәүләт әһелләре белән киңәш корып кайта. 1502 елның гыйнварында Казанга башында кенәз В. Звенигородский торган илчелек килә – ханны тәхеттән төшерәләр.
Бу инде Казан ханлыгының эчке эшләренә ачыктан-ачык тыкшыну дигән сүз. Тарихи чыганаклар җитенкерәмәү сәбәпле, ханны тәхеттән казаннар түгел, ә рус илчеләре килеп төшерүенә сәерсенергә туры килә. Чит ил кешеләренең хан сараенда хуҗа булып йөрүенә каршы Казан халкы