Очерки по истории Казанского ханства / Казан ханлыгы. Михаил Худяков
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Очерки по истории Казанского ханства / Казан ханлыгы - Михаил Худяков страница 7
Илнең башкаласына әверелгән шәһәр Болгардан 100 чакрым ераклыкта, Иделнең югары агымында урнашкан. Ул төштә елга кискен көньякка борыла; Идел агымы барлыкка китергән почмак – Ослан тавы – нәкъ Казан каршында гына. Шәһәр Иделнең меридиональ юнәлештәге соңгы тармагы булган Казан суы буенда торгызылган. Идел белән Кама кушылган төшкә якын торган Болгарга караганда Казанның урыны җайсызрак, әмма ул табигать тарафыннан яхшырак ныгытылган. Болгар кебек үк ул Иделнең сул, болынлы ягында, елгадан шактый ераклыкта урнашкан. Саклану өчен (бигрәк тә руслардан) бу бик уңайлы урын. Биек калкулыкка һөҗүм итү өчен, дошман башта Иделне кичәргә, аннары сазлы үзәнлек аша үтәргә тиеш булган. Шәһәрнең табигать тарафыннан аерата ныгытылган өлеше нәкъ менә рус ягына карап тора, ә зәгыйфь өлеше – тылы – каршы якта. Әгәр дә Казан Иделнең таулы уң ярында урнашса, аның тылы да рус ягында булыр иде.
Урта Иделдә ныгып алгач, Мөхәммәд хан Русия өстеннән хакимиятен урнаштырырга уйлый. Мәскәүнең бөек кенәзен ул Сарай ханы Кече Мөхәммәдкә түгел, ә үзенә ясак түләтмәкче була. Шундый максаттан руслар өстенә яу белән бара. 1439 елның язында Мөхәммәд хан Түбән Новгородны ала һәм җиңүле рәвештә Мәскәүгә хәтле барып җитә. Бөек кенәз, башкаласын саклауны боярларның берсенә кушып, Идел аръягына китәргә мәҗбүр була. Июньнең 3 еннән 13 енә кадәр Мөхәммәд хан Мәскәү янында тора, тик Кремльне ала алмый. Шуннан ул Кремль диварлары тышындагы йортларга ут төртә дә китә. Юл уңаенда казаннар гаскәре Коломнаны яндыра, фәкать шуннан соң гына Казанга кайта.
Биш ел
7
Вельяминов-Зернов В. В. – I. – С. 4–5. (Автор текст эчендә Вельяминов-Зернов хезмәтенең исемен күрсәтмәгән. Кереш өлешендә: «Исследование о Касимовских царях и царевичах». Шул сәбәпле астөшермәдә, русча китапттагыча, чыганакның авторы гына күрсәтелде. – Ред.)