Озеро Кабан полноводное / Кабан күле, әй, алкын. Тагир Нурмухамметов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Озеро Кабан полноводное / Кабан күле, әй, алкын - Тагир Нурмухамметов страница 3
Миңа соңыннан әтием-әнием дә, өлкән кешеләр дә: «Һәр ялтыраган алтын түгел», – дип колагыма тукый килделәр. Ләкин гамьсез балачак һәр әйткән сүзне истә тотамыни?! Минем үземнең дә, ялтыравык тәтиләргә кызыгып, кешеләргә зыян китергән чакларым булды.
Минем туганнан туган ике апам бар иде. Әле фин сугышына хәтле үк бәхетле яшьлекнең гөрләп торган чаклары. Апамның кечесе – Мәчтүрә апам – озынчарак карасу йөзле булып, үзенең чем-кара чәчен, ул вакыттагы модага ияреп, муен тирәли кистергән, кәҗә мөгезе кебек алга табарак бөтереп тә йөри иде. Ул инде буй җиткереп килгән, гәүдәгә дә, эшкә дә гаять җитез кыз бала иде. Әнием тегүче сыйфатында мехкомбинатка урнашкач, күрәсең, мин Мәчтүрә апа карамагында кала торган булганмындыр, гел аның итәгенә ябышып йөри идем. Ә бервакыт апам миңа әйтмичә генә базаргамы, кибеткәме китеп баргач, мин дә аның артыннан чыгып йөгердем. Урам буенча бардым-бардым да кешеләр арасында чагылып киткәләгән кызыл башлыкны югалттым. Мин адаштым. Ә инде берничә көн узып, мин милиция ярдәмендә табылганнан соң, өйдә бик каты сөйләшү булды булса кирәк, Мәчтүрә апам, йөзе белән почмакка борылып, озак-озак яшь сыкты. Үземнең дә, Мәчтүрә апамның муенына асылынып, аның кара кашларына тия язып торган коңгырт төстәге моңсу күзләренә карап, мышык-мышык килгәнемне хәтерлим.
Күрәсең, апамның боегып калуы минем югала язып әти-әниемне хәсрәткә салуда гына түгел. Хәер, ул вакытларда балалар бер дә югалмый тормый, һәм моны Казан аша таборлары белән йөреп торган чегәннәрдән дә күргәлиләр, һәрхәлдә, аларга сылтыйлар иде. Низаг