Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде. Вакиф Нуруллин
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде - Вакиф Нуруллин страница 38

– Минем дөньяда барлыгымны беләме икән соң ул малай, Фәхретдин абзый? Әтисе барын беләме, кайда, дип сорыймы?
– Сорамыймы соң инде, энекәш! – диде ул, тирән итеп көрсенеп.
– Нәрсә дисез соң аңа? Сәкинә ни дип җавап бирә?
– Ирек өчен солдат син, энекәш! Әле һаман армиядә хезмәт итә дип белә ул сине. Барыбыз да аңа шулай дип аңлатабыз. Сәкинәдә синең сугыш елларында җибәргән бер рәсемең бар. Шул рәсемне күрсәтәбез Иреккә. Башта «әтием безне фашистлардан саклый» дип куанып, мактанып йөри иде. Ә хәзер инде «ник кайтмый соң ул, нигә бик озак тора анда» дип аптырата. – Мин ни әйтергә дә белмичә аптырап утырганда, Фәхретдин абзый кинәт кенә урыныннан купты да: – Әй, бу карт кешенең башкайлары, бер генә дә юньләп эшли белми бит! Үзем сиңа шул малай турысында кайчаннан сөйләп утырам, ә үземнең шуны чыгып апкерергә уема килмәгән. Әйдәле, апкайтыйк әле үзен! – дип, мине ияртеп алып китте.
Әллә ни ерак та булмаган икән Ирек: күрше йорт ишегалдында иптәшләре белән пыр тузып туп тибеп йөриләр иде. Фәхретдин абзыйны күреп алуга очып кына килде дә картның муенына менеп асылды.
Уф!.. Ул минутлардагы кичерешләремне сөйләп кенә аңлата торган түгел, туган. Уйлап кына кара: малайга инде тугыз тулып килә, ул инде тәмам үсеп беткән, ә мин аны нибары атна-ун көн генә күреп калган кеше бит. Миннән башка, мин юләр атасыннан башка үскән ләбаса ул! Минем хәлгә калуны дуска дип әйтмим, дошманга да күрсәтмәсен…
Фәхретдин абзый дөрес әйткән: Ирегем бетеп үземә охшаган икән! Күзе-кашы гына түгел, авыз-борыннарына тикле, колакларына тикле нәкъ минеке. Буй-сынга да үзем шикелле үк эре буласы…
Мин аның атасы, ул миңа әйләнеп тә карамый, ичмаса. Тырнак очы кадәрле дә игътибары юк.
– Нишләп йөрисең, бабай, ник килдең монда? Әни эштән кайтмадымы әле? – дип, Фәхретдин абзый белән мәш килә. Ә минем аның белән сүз башларга йөрәгем җитми. Урынлы-урынсыз сүз ычкындырып, өркетеп үпкәләтермен