Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде. Вакиф Нуруллин
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде - Вакиф Нуруллин страница 46
Көн саен диярлек Янтыкка барып, кайтырга айдан артык өндәвемә дә карамастан, Сәкинәнең һич тә кайтыр исәбе юк, һаман шулай бик нык хәтере калган килеш тора, йомшар чамасы күренми иде. Хәтта ул Янтыкка инде үзенең яраткан эшенә дә урнашкан, үзебезнең «Ватан» дагы шикелле үк, сыерлар сава башлаган иде.
Белмим, мондый аяныч хәл тагын күпмегә сузылыр иде икән, ләкин үз башы җитептерме, кеше киңәше буенчадырмы, Гөлүсә үзе бозган эшне үзе җайлады бит, туган. Күрәсең, Көрнәледә калган дусларыннан берәрсе безнең аерылышуны һәм аның сәбәбен хәбәр иткән булгандыр инде, бер дә бер көнне яңа урнашкан эш урыныннан – Актаныш ягыннан – минем Сәкинәгә хат язган бу. Ул хатның кайбер юлларын хәзер дә бик яхшы хәтерлим әле мин: «…Ишетүемә караганда, син Өлфәтне миннән көнләшеп ташлап киткәнсең икән, Сәкинә, – дип язган иде ул. – Син мине яхшы беләсең бит, Сәкинә, алдаша торган гадәтем юк минем. Ышан миңа: Өлфәтнең энә очы кадәр дә гөнаһсы булмады ул чакта. Мин, бары тик мин генә гаепле бу эшкә. Яшермим, синең Өлфәтеңне ул сугыштан кайтканнан бирле чын-чынлап яратып йөрдем. Арагыз бозылышып, син аерылып киткәннән соң, яратуымны аңа ачыктан-ачык әйткәләп тә карадым хәтта. Ләкин ул сиңа, бары тик сиңа тугрылыклы булып калды…
Ә урманда мин аны үзем кочаклап, үзем үптем. Син теләсәң ни әйт, Сәкинә, ләкин, минемчә, алай зурлап шаккатарлык нәрсә юк монда. Ул мине яратмаса да, мин аны алты ел буена сөеп йөргән һәм, дөресен әйтим, син кайтмасаң, бәлки, үземә булыр дип тә өметләнгән кеше бит… Шул өметем дә өзелгәннән соң, сезнең авылдан бөтенләй китеп барырга карар кылгач, күңелем алгысып, хискә бирелеп киткәнмен икән – аннан гына дөнья җимерелмәгәндер бит. Син дә азрак мине аңларга тырыш инде, Сәкинә. Хатын-кыз лабаса син, безнең затның хыялга һәм хискә кайчакта кирәгеннән артыграк бирелеп китүчән булуын үзең дә беләсеңдер… Сүз дә юк, ул чактагы тилелегем өчен соңыннан минем үземә дә бик читен булды. Шуңа күрә, синең күзеңә күренергә кыенсынып, шул ук көнне җыенып, Көрнәледән чыгып киттем дә мин…»
Шушы хатны алып укыганнан соң гына, ниһаять, игә килде Сәкинәм. Шуннан соң гына без, ниһаять, яңадан кавыштык.
Кавышуын кавыштык, әмма ул арада минем чәчләрнең яртысы агарырга өлгергән иде инде.
Кайбер кешеләр яртылаш агарган чәч белән дә шактый гомер йөриләр. Ә кайберәүләрнеке тәмам соңгы көннәренә тикле шулай яртылаш агарган килеш кенә кала. Әгәр тыныч кына, борчылмыйча, пошынмыйча, янмый-көйми генә яшәгән булсам, ихтимал, мин дә шул яртылаш агарган чәч белән хәзергәчә йөргән булыр идем. Ләкин алай йөри торган кеше түгел шул мин. Алай йөри дә алмыйм.
Сәкинә белән кавышып, матур гына яши башлагач та, үземнең әлеге кыбырсык холкым аркасында, байтак кына читен хәлләрдә калгаларга туры килде. Хәтерлисең булыр, илленче елларның азагында, авыл хуҗалыгын алга җибәрү өчен, кукурузны күбрәк чәчәргә кирәк, дип аңлата башладылар. Һәр колхозга аерым-аерым план җиткерелде. Безнең «Ватан» да ике йөз гектар чәчәргә