Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы. Шахинур Мустафин
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы - Шахинур Мустафин страница 41
Әлифба – дөреслеккә юл ул! Үзебезнең башлангыч мәктәпне тәмамлагач, без дә авылыбыздан алты бөртек «ташбаш» (бөтенебезгә кушамат шул иде), иңнәребезгә ризык тулы биштәрләрне асып, кулларга дәреслек тотып, Мунчәли тарафларына юл алдык. Ул чакта «колхоз яшьләре мәктәбе» дип йөртелгән сигезьеллык мәктәп шунда иде. Бездән унике-унөч чакрымда гына. Ял көннәрендә, йөгерә-чаба атлап, ашарга алырга өйгә кайтабыз. Карлы-буранлы кышкы көннәрдә колхоз аты белән дә илткәлиләр. Юл да кыскарсын, тел дә остарсын дигәндәй, укытучыларыңны мактап сөйләшәсең, яңа укыган китапларыңның геройларын ярату-яратмавыңны да белдерәсең, бер-береңне бүлдереп, яңа шигырь дә укыйсың килә. Табышмак әйтешү дисеңме, җыр җырлаумы, такмаза чыгарумы – барысы да шунда. Нинди генә гәп кормадык та, ниләр генә уйламадык икән шул юлда без! Үзе бер дөнья, үзе чын шигърият иде ул…
Үзем дә сизмәстән, шул шигърият орлыкларының кайберләре минем күңелгә дә төште булса кирәк. Районыбызда чыга торган «Коммунар» исемле газетага хәбәрләр яза башладым…»
Зәки ага белән без еш аралашып яшәдек. Ошбу дөньяда яшәвенең соңгы елларында (ул чакта мин СССР Язучылар берлегенең Татарстан бүлегендә Әдәбият фонды директоры булып эшли идем) бигрәк тә… Табигать кочагында бергә сөйләшеп йөрергә дә, өендә кунакта булырга да, хастаханәгә барып, хәл-әхвәлен белешеп торырга да туры килде. 70 яшьлек юбилеен да якыннары, дуслары белән түгәрәк табын янында бергәләп билгеләп үттек…
Аеруча хисләнгән, дулкынланган минутларда үзенең балачагын, яшьлек елларын искә төшерергә ярата иде Зәки ага:
– Ә беләсеңме, Шаһинур туган, үземчә шигырь дип санаган һәм матбугатта дөнья күргән иң беренче әйберем дүртюллык такмак иде. Үз колхозыбыздагы түбәсе тишек, нык тузган янгын сарае турындагы шул язмам район газетасында басылып чыкты. Нәтиҗәсе шул: сарайны тиз арада тәртипкә китерделәр! Менә шул чакта мин әдәби сүзнең нинди зур көчкә ия булуын аңладым… Соңрак мәктәптә әдәбият укытучыбыз оештырган драмтүгәрәкнең актив бер «артисты» буларак, авылларда концерт-спектакльләр белән дә еш йөрергә туры килде. Менә шунда халыкны, кичә башланыр алдыннан, «үз иҗатыбыз» – булачак шагыйрь Шәрәф Мөдәррис белән берлектә язылган чәнечкеле шаян такмаклар белән дә еш таныштыра идек. Әлеге такмакларны халык, үз авылдашларыбыз тормышыннан алып язылганлыктан, бик яратып кабул итә иде. Бары тик дөреслекнең генә халык йөрәгенә якын икәнлеген без әнә шул чакта ук төшендек һәм гомеребез буена шул кыйблабызга тугры булып калдык!..
Сигез сыйныфлы авыл мәктәбен тәмамлаганнан соң, Зәки Нуретдинов Татарстанның Кукмара төбәгендәге Лубян техникумында тырышып укый. Бер үк вакытта «Яшь ленинчы» газетасы белән дә бик актив язышып тора яшүсмер егет.
1938–1940 еллар арасында Зәки Шәрәфетдин улы Ерак Көнчыгышта – Амур елгасы ярындагы Николаевск шәһәрендә диңгез порты төзелешендә эшли. Аннары яңадан Лубянга әйләнеп кайта. 1941 елның маенда