Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы. Шахинур Мустафин
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Отзвук героизма / Батырлык кайтавазы - Шахинур Мустафин страница 8
Алга таба район хакимияте җитәкчесе булган Фарук Ислам улы Идиятуллин, аның урынбасары Шамил Нурулла улы Хәсәнов, район хәрби комиссары – полковник Николай Николаевич Егоров, Мамадыш шәһәре башлыгы Илдус Габдулла улы Әхмәтов, районның баш архитекторы Рамил Минһаҗ улы Миңнеханов һ. б. да бу юнәлештә эшне уңышлы дәвам иттерделәр. Бөек Җиңүнең 55 еллыгын тантаналы төстә билгеләп үткән көннәрдә биредә, мәсәлән, мәшһүр композиторыбыз, бөтен дөньяны гизгән «Шүрәле» балеты авторы – явыз көчләргә каршы көрәштә 29 яшендә яу кырында шәһит киткән Фәрит Заһидулла улы Яруллинга да һәйкәл торгызылды. Район үзәгендә, әтиле-уллы Заһидулла, Фәрит, Мирсәет Яруллиннар исемендәге сәнгать сарае каршында…
Саный китсәң, күп инде мондый матур гамәлләр! Муниципаль район хакимияте башлыгы булып Мамадыш төбәгендә туып үскән Анатолий Петрович Иванов эшли башлагач, биредә хәрби-патриотик тәрбиягә, батырларыбызның якты истәлекләрен мәңгеләштерүгә игътибар тагын да көчәя төште.
Бөек Ватан сугышында Җиңүебезнең 65 еллыгын каршылаган көннәрдә Хәтер паркы тагын бер каһарман якташыбыз бюсты белән тулыланды. Албай авылында туып үскән батыр очучы Георгий Семёнович Смирнов 1941 елның көзендә үк Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителсә дә, Алтын йолдызын үз вакытында ала алмый – авыр яралардан госпитальдә вафат була. Бары тик алтмыш җиде елдан соң гына ул Мамадыш туфрагына Россия Герое булып әйләнеп кайтты!..
Сугышчан Дан орденнарының тулы кавалеры Миннәхмәт Сәхәбетдин улы Әүхәдиевкә дә мәһабәт бюст куелды…
Биредә шунысын да әйтеп үтик: алда телгә алынган бюст-һәйкәлләрнең төп авторы – Татарстанның һәм Россиянең Рәссамнар берлеге әгъзасы, күренекле скульптор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әлфәрит Хәйрулла улы Әбдрәшитов. Каһарманнарыбызның олпат сыннарын ул үзенең сөекле һәм сөйкемле хәләл җефете Луиза Мансур кызы, һөнәрдәш уллары Альберт, Гадел белән берлектә иҗат итте. Гомумән, бу гаҗәеп тынгысыз, олы җанлы, нечкә күңелле скульптор, сугыш һәм хезмәт батырларына багышлап, байтак төбәкләрдә күп кенә монументаль әсәрләр торгызды, халкыбызның бөек батырлыгын сыннарда җанландырып, киләсе гасырда яшәячәк кешеләргә җиткерү өчен үз-үзен аямыйча эшләде.
Затлы замандашыбыз, якын дустыбыз Әлфәрит Хәйрулла улының сынлы сәнгать өлкәсендәге киң кырлы иҗатын югары бәяләп, танылган шагыйрь-публицист Мөхәррәм Каюмов аңа багышланган «Сынчы-тылсымчы» дип исемләнгән күләмле поэмасын да иҗат иткән иде. Биредә укучыларыбыз