Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр. Адлер Тимергалин
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр - Адлер Тимергалин страница 17
Очлы күзле ефрейтор буада балыкның шәп чиертәсен дә чамалаган икән. Хәер, амбар почмагындагы әүвәлге фирка секретарьларыннан мирас булып калган бамбук кармак сапларын һәм бауга эленгән ятьмәне күрү өчен, әллә ни очлы күз кирәкми инде. Ефрейтор дүрт-биш малайга Азат җитәкчелегендә бәйрәм табынына җитәрлек балык тотарга куша. Малайлар белгән-белмәгән немецчалары һәм төрле ишарәләр белән буада әле генә кеше батып үлгәнлеген аңлатырга тырышып карыйлар, аптырагач, ярдәмгә Фомичны чакыралар. Герман сугышы беткәч тә әсирлектән егерменче елда гына әйләнеп кайткан Фомич немецчасын онытып бетермәгән була әле.
Үҗәт ефрейтор барыбер үзенекен тукый:
– Gut, gut, – ди. – Мин малайларга бер километр югарырак җирдән тотарга рөхсәт бирәм. Ә син, картлач, марш хуторга! Шнапс тап, аңлыйсыңмы, шнапс! Горилка тап! Спирт! Бәйрәм! Sieg heil! Җиңү!
Көлгән чагында аның тигезле-тигезсез сары тешләре күренә. «Башыннан алып аягына тикле бу кадәр ямьсезлекне табигать каян һәм ничек табып бетергәндер» дип уйлый Азат.
Азат Сәйдәшевнең хәтерендә уелып калган коточкыч яман көн булды бу.
Азат һәм берничә өлкәнрәк малай, үзләре өчен бик үк таныш булмаган култык җиргә күтәрелеп, кармаклары белән текә генә яр буена чирәмгә тезелешеп утыралар. Сирәк булса да чиертә балык, гади елга чабаклары, әлбәттә, ваграклар инде, әмма шулпа өчен ярап тора…
Көн үзәгенә таба балык чиертми дә, капмый да башлагач, бамбук саплы, кем әйтмешли, «җилле» кармакларын җыештырып, ярты чиләк чамасы чабакны икешәр малай алмаш-тилмәш кармак сабына элеп күтәреп кайталар.
Ачык капкадан кергәндә, гадәттәгечә, энеләре йөгереп килеп каршы алмагач, Азат сәерсенебрәк китә. Ә башка малайлар шушында, ләкин алар күзләрен яшерәләр, читкә борылалар… Азатның йөрәге жу итә. Ул, балыкчы иптәшләрен калдырып, үзләре яшәгән корпуска чаба.
Монда да тынлык. Тәрәзәдә генә бер көзге чебен чәбәләнә. Бүлмә түрендәге тимер караватларның берсендә, мендәргә капланып, Роберт ята. Аның сөякчел иңбашлары калтырап-калтырап куя, малай тавыш-тынсыз гына елый.
Абыйсы Робертны торгызып утыртып та карый, ләкин юкка… Аның күзләрендә ник бер нур чагылсын. Малайның күзләре Азат күптән түгел төшендә күргән тонык көзге шикелле бушап калганнар. Сабый берни әйтми, әйтә алмый, чөнки телдән язган.
Азат ишегалдына йөгереп чыга. Үзен-үзе белешмәстән, беренче очраган малайның якасыннан тотып ала:
– Әйт, монда ни булды? Минем Айдар кайда?
Ниһаять, малайлар фаҗигане бәйнә-бәйнә сөйләп бирәләр.
Айдар белән Роберт яшьтәшләре белән бергә елга буенда уйнап йөргәндә, гөнаһ шомлыгына каршы, болар янына немец ефрейторы килеп чыга. Әле Фомич хутордан әйләнеп кайтмаган булса да, ефрейтор шактый төшереп өлгергән, кулында башланмаган ике шоколад та була моның. Күрәсең, колония начальнигының