Төпчек бала (җыентык). Айсылу Имамиева

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Төпчек бала (җыентык) - Айсылу Имамиева страница 6

Төпчек бала (җыентык) - Айсылу Имамиева

Скачать книгу

җәмгыятьтә яшәүчеләрне бер әйбер берләштерә: тулай торактагы һәркем шәһәр өчен читрәк булып кала. Монда яшәү – читтән килгән булуыңның төп күрсәткече. Шәһәр өчен чит булган кешеләр бер-берсенә үз була башлый. Алар күз уңыннан, гадәттә, бер вакыйга да әйләнеп үтә алмый. Һәркем тулай торакта яшәүче баш-каларның тормышы белән кызыксына. Шуңа да кешеләр үз серләрен генә сөйләрлек дуслар булдыралар. Һәм, очрашкач, инде билгеле хәлләрне дә яңадан сөйләп чыгып, нәтиҗәләр ясап, күңелләренә тынычлану табалар.

      Шуңа да Фәрдилә белән дуслашып китүемне бик тә гадәти бер хәл итеп кабул иттем. Чыннан да, нәрсәсенә сәерсенәсең инде аның, икебез дә тел бистәсе, көн буена сөйләшәсе сүзләр дә күп җыелып өлгерә. Ул безгә кереп кич утырырга гадәтләнгән иде. Бүлмәдәге кызлар да яратты Фәрдиләне. «Артистка» дип кушамат та тагып куйдылар. Сөйләшкәндә күз уйната торган гадәте барлыгын күреп, шулай дип атадылар.

      Ә бүген аны чыннан да алыштырып куйганнар кебек.

      Йокларга ятканчы тагын килеп, аларның бүлмәсенең ишеген шакыдым. Бу юлы бүлмәдәше ачты.

      – Фәрдиләне чакыр әле! – дидем.

      – Ул хәзер бүлмәдә бик сирәк куна, – дип, бүлмәдәше дә ишек артында югалды.

      – Ничек? – дип, ишеккә карадым. Тик ишек – телсез, җавап бирмәде.

      Кызык, нәрсә була инде бу? Вәт табышмак! Бүлмә түшәменә карап, озак кына уйланып яттым. Тәрәзә артындагы машиналар гөрелтесе тынгач кына, хәтерем ике ай элек булган бер сөйләшүебезне искә төшерде.

      Ул көнне бүлмәгә барыбыз да соң гына кайттык. Спектакль хакында сөйләшеп утырганда, Фәрдилә килеп керде. Тик һәр көндәгечә шат түгел, ә бик күңелсез күренә иде ул.

      – Ни булды? – дип сорадым.

      – Әй, беләсеңме, туйдым мин…

      – Нәрсәдән? Җүләр кеше кебек сөйләшәсең.

      Тик ул, чыннан да җүләрләнгән кеше сыман, чәч очларын бармакларына чорный-чорный елап ук җибәрде.

      – Ни булды соң? Әллә берәр авыр сүз әйттеләрме?

      – Юк. Сәбәп башкада… Дөньям кызык түгел. Трамвай, уку, тулай торак, кысан бүлмә… Һәм яңабаштан… Ә минем эчке дөньям иркенлекне ярата. Башкача яшәү кызыксыз. Авылда шундый рәхәт. Күңелең тула икән, чык та йөреп кайт урманда, киң кырларда йә су буена төш. Ә монда нәрсә бар?.. Миңа үзгәрергә кирәк. Бу чит дөньяны аңлый башлар өчен. Әнә Гөлнара беркөнне чәчемнән дә көлде хәтта. Төссез, ди.

      – Җүләр сүз сөйләмә, тиле! Чәчләрең бик матур!

      Фәрдиләнең бу сүзеннән аптырап калган бүлмәдәшләремнең сөйләшү ахырын тыңлап бетерергә түземнәре калмады. Өчесе дә, берәр сәбәп табып, Тукай әкиятендәге бүреләр кебек чыгып тайдылар. Мин дә бик аптырап калган идем шул вакытта.

      – Юк, алар миңа ошамый, алар минеке кебек түгел! Минем чәчләр башка булырга тиеш. Чәчне башка төскә буярлык та көч юк миндә.

      – Чәч буяу ул көчлелек билгесе түгел, – дидем, ачулана башлап.

      – Син дә минем кебегрәк арттарак калган инде…

      – Кемнән?

      Тик бу ачулы соравыма

Скачать книгу