Тимә, яшәсен!. Марсель Галиев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Тимә, яшәсен! - Марсель Галиев страница 5

Тимә, яшәсен! - Марсель Галиев

Скачать книгу

Манма су булган күлмәген салдырып, аны мич кашагасындагы бауга кибәргә элә дә әни икенче коры күлмәк кигезә. Гел шулай алыштыра тора. Кайсы мәтрүшкә, кайсы кәнфит йә такта чәй кисәге тотып кергән күрше апалар хәл-әхвәл белешәләр, киңәш-табыш итешәләр. Ярсу буран биләвеннән йолып алып, кызыкайның гомерен коткарып калган Ширәмәт авылы кешеләре исәнлегенә дога кылына. Рәшидәттәй, Шәмситтәй, Зәйтүнәттәйләрнең шул мәлдә әйткәннәре әле дә хәтердә:

      – Кара син, әй! Урыслар да кеше икән ләбаса…

      Аяктан кергән суык чыкмый, диләр. Район үзәгеннән килеп киткән табибларның да, үлән-сүлән белән дәвалаучы белемче карчыкларның да шифасы тиде, ахрысы, чирне җиңеп, апа аякка басты. Аяк йөзе күмелгәнче спирт салынган кайнар табага бастырып, гәүдәсен юрганга төреп, аны шулай вакыт-вакыт «парда» тотканнары хәтердә калган.

      Бу юлларны язып утырганда, аңа кесә телефоныннан шылтыраттым да… «Мин базда әле» дигәч, йөрәгем жу итеп китте, «Бәрәңге алырга төшкәнием» диюеннән үзалдыма елмаеп куйдым. Азнакайда фатиры булса да, авылга кайткалап, үзе кайчандыр килен булып төшкән йортның нигезен догаландырып тора бит әле. Сиксәннән узган апам, өч йөз алтмыш чакрымлык Казан арасын, баздан торып та, кесә телефоны белән тоташтыра бит әле, шөкер…

      Кайчакларда кан басымым ике йөзгә җитте, аякларым сызлап тора, көн бозылыргадыр, дип уңайсызланып кына, үзалдына сөйләнгәндәй, юаш кына зарланып алгалый иде бу дөньяга ике малай, бер кыз үстереп биргән апа. 21 дә иде, дияргә генә кала шул хәзер. Бу язманы тәмамлаганны көтә алмады, дөньядан китеп барды…

      Менә бит ялгыш кына сөт түгелмәгән булса, хәтер-хатирәләр чайпалыр идеме. Юк, сөт түгел, ак кан тамчылары… идәнгә тамып чәлпәрәмә килгән тамчылар ничә елдан соң янә кабатланды. Әчегән күләгәле бу бүлмәдә җан тарыга башлады. Ишекне бәреп ачып, тышка ыргылдым. Тыелгысыз яктылык йөзгә бәрде. Күз ияләшсә дә, акыл ияләшеп бетә алмый бит әле. Минме бу? Шушы төбәкме бу? Монда гасырлар буена Ширәмәт урманы шаулаган. Тамырларына кадәр рәхимсез суырып алынган урман каберлегендә – кызыл туфраклы ач дала уртасында басып торам. Кайчандыр апам күшеккән хәлсез куллары белән чи ботакларга ут элдереп, яндырып җибәрә алмаган турда – дәһшәтле учак – атом учагын кабызачаклар. Монда атом станциясен төзеп, алагаем бәхет китерәчәкбез дип, тамак ялына ясканып йөрүче эшче-инженерларны, ярый әле, күрергә насыйп булмады. Ниһаять, безне алып китәргә автобус килде. Кузгалабыз. Кузьма агай да әнә котылу шатлыгын яшермичә хушлаша. Безне алда – Чаллы, үзәк мәйданда Шигырь бәйрәме көтә.

      Көне лә көне. Соклануың көчсез. Истә кала торган шундый да нурлы көн. Тагын күңелгә сагаю-шик күләгәсе сузыла инде: мондый ук та эчкерсез нурлы була алмый бит, нидән болай ук та зәһәр камашлы яктылык соң әле бу, әйтче, галәмнең мәңге йомылмас күзе – галибанә Кояш?!

      Бу 1986 елның 26 апреле иде.

      Украинада Чернобыль атом станциясенең дүртенче блогы шартлаган көн.

      Каядыр коточкыч фаҗига булганлыгын уйга да китермичә,

Скачать книгу