Болганчык еллар. Мөһаҗирләр (җыентык). Махмут Галяу

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Болганчык еллар. Мөһаҗирләр (җыентык) - Махмут Галяу страница 10

Болганчык еллар. Мөһаҗирләр (җыентык) - Махмут Галяу

Скачать книгу

мужикны, кәфенгә төреп, кабергә төшерер өчен әллә ни гыйлем кирәкми. Әгәр халык углымны мәзин итеп куярга теләсә, ул болай да үз эшен алып бара алыр, куймасалар инде – сату итәр. Бик зур кәсеп ул сәүдә, бик зур кәсеп! – ди торган иде.

      Гариф мәзиннең барлык уллары үзе исән чакта ук Төркестанга киттеләр. Шунда яхшы гына төпләнеп алып, зур байлык җыйдылар. Әтиләре янында өлкән улы Сабирҗан гына торып калды. Сәүдә эшендә ул әтисенә бик яхшы ярдәмче иде.

      Гариф үлгәннән соң, яңа мәзин кую мәсьәләсе килеп бас‑кач, Сабирҗанга бурычлы кешеләр, читтән китерткәнче, халыкны бу урынны Сабирҗанга тәкъдим итәргә димләделәр. Яңа кеше килүеннән куркып, Шәмси мулла да бу фикерне куәтләде. Әсма остабикә дә каршы килмәде. Шул хакта Сабирҗанның үзе белән сөйләшкәч, ул бик риза булды. Уфага барып, имтихан бирү һәм указ алу турында берәү дә сүз кузгатмады. Шулай итеп, Сабирҗан мәзин булып китте, мәгәр сәүдә эшләрен дә ташламады. Авылдагы бердәнбер кибет һаман аныкы булып кала бирде. Ул һәртөрле чимал, күкәй җыйды, икмәк белән сату итте; чыпта суктырды. Ике улы ел әйләнәсендә калага өч олау белән төрле азык-төлек илтеп сата иде. Мәзиннең өч хезмәтчесе аның җирен эшкәртә. Сабирҗан авылдагы барлык ярлының диярлек җирен арендага ала иде. Кышкы озын төннәрдә бу җир хуҗалары мәзингә чыпта сугалар, ә җәй көне, аннан алган бурыч исәбенә, басуда урак уралар, печән чабалар, ашлык сугалар иде. Елның-елында бурычларын түли алмыйлар, һәм шул сәбәпле аларның тәненнән камчы эзе төшми. Ярлылар күбрәк кыйналган саен, мәзин байый гына бара, чөнки ярлыларның аңардан алган бурычлары арта бара иде.

      Сабирҗанның мал-туары да аз түгел иде. Ул үзенә аерым көтүче тота, аның көтүе, кырга мирнекеннән алда чыгып, соңрак кайта иде. Шуңа күрә Сабирҗанда авылдашларыныкына караганда сөт тә күбрәк, йон да яхшырак, үрчем дә артыграк була иде.

      Әмма Сабирҗан болар белән бергә мәзинлек хезмәтен дә онытмый. Елның теләсә кай вакытында, җил-яңгырда, буранда да нәкъ тиешле вакытында мәчет манарасыннан сузып-сузып азан әйткән тавыш ишетелә. Ул, вакытында килеп, мәчет ишеген ача; кыш көне барып, мичләренә яга, идәнен себерә, тузанын сөртә. Барлык җыен мәҗлесләрендә Сабирҗан аш бүлә, кунакларга бәлеш кисә. Ул мәет юудан да чирканмый һәм, мәетне кабергә төшергәндә, беренче булып туфракны үзе учлап ташлый. Сәдакадан беркайчан да баш тартмый.

      Сабирҗан солдаткалар белән яшьрәк тол хатыннарны да буш уздырмый, җае туры килсә, хәтта көчләүдән дә тартынмый икән дип тә сөйлиләр иде. Шундый кызык бер хәл күп кешенең исендә әле: бервакыт мәзин, суга баручы кызларны мәчет манарасыннан бик бирелеп карап торганда, башыннан чалмасы төшеп китә. Ләкин бу хәл турында беркем дә бер сүз чыгармый: кайбер кешеләр аңардан курка, кайберәүләрнең өйдәге чүпне тышка чыгарасы килми.

      Сабирҗан, гадәттә, өстенә озын ак күлмәк, кызыл төймәле кара камзул киеп йөри. Камзулының шактый тирән түш кесәсенә һәрвакыт нәрсәдер тутырылган булып, кесәсе стенага кагылган почта ящигы шикелле кабарып тора. Таза йодрыклы мәзин бөтен акчасын үз янында саклап йөртәдер кебек  иде.

      Сабирҗанның сәүдә эшләре гел алга бара, байлыгы ишәя, байлыгы арткан саен, көндәшләре дә арта иде. Шулардан иң куркынычы – Шәмси

Скачать книгу