Болганчык еллар. Мөһаҗирләр (җыентык). Махмут Галяу

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Болганчык еллар. Мөһаҗирләр (җыентык) - Махмут Галяу страница 19

Болганчык еллар. Мөһаҗирләр (җыентык) - Махмут Галяу

Скачать книгу

киелгән ситсы күлмәк белән сырган бишмәт, башларында – искерә башлаган калфак, аякларында – тула оек белән агач башмак. Ирләренең өстендә – тула чикмән, башларында – каешланып беткән бүрек, аякларында – кунычы ертылгалаган кызыл читек белән агач башмак. Кайсыберсе өстендәге киеме белән җигеп килгән атын да, бәйрәмгә дип, күршесеннән генә сорап торган була.

      Иртән, таң ату белән, кунаклар парлашып мунчага китәләр, мунчадан чыгуга инде аларны табында кайнар коймак көтеп тора. Тирләрен чигүле сөлге белән сөртә-сөртә, бик озаклап, тәмләп чәй эчәләр. Чәй эчеп туйгач, ирләре өйдән чыгып китәләр.

      Урам киенгән-бизәнгән халык белән тулган. Читтән килгән бер сәүдәгәр карт өянке агачы төбендә чатыр-кибет ачып җибәргән. Кытай, эрбет чикләвекләре, кара кузак, кызыл билле прәннек, йөзем, бизәкле кәгазьгә төргән, җилем кебек ябыша торган һәм таш кебек каты конфетларның исәбе-хисабы юк.

      Бу тансык күчтәнәчләрне малайлар күкәйгә алмаштырып алалар. Кызлар, авызларына конфет, прәннек тутырып, үз юллары белән йөгереп китеп баралар. Малайлар чикләвек сатып алалар да шуны бергә өеп, акча чөеп уйнарга керешәләр. Егетләр дә конфет-прәннек алалар. Акчасы булганы унысын өч тиеннән папирос һәм тәмәке дә сатып ала. Аннан кесәләренә күчтәнәч тутырып, инеш буена төшеп китәләр.

      Койма буйларында төркем-төркем кыз-кыркын җыелышып тора. Алар конфет-прәннек алырга кечкенә кызларны җибәрәләр һәм, тегеләр әйләнеп килгәч, тыкрыклардан гына инеш буена төшәләр.

      Һәр йортта мичтә – итле бәлешләр, казаннарда елкы, сарык ите пешә. Хатыннар аяк астында, зур агач кашык белән аш өстендәге күбекне идәнгә алып ташлаганны көтеп, мәчеләр бутала.

      Мулла белән мәзин авыл үзәгендәге бай йортларда кунак булып йөриләр. Әкрәм карый белән мәзиннең өлкән улы да Мәүла Колының югары очындагы ярлы йортларда шул ук эш белән мәшгульләр. Шәмси мулланың уналты яшьлек улы, Казан мәдрәсәсе шәкерте Бари мәхдүм белән мәзиннең икенче улы түбән очтагы урамнарда йөриләр. Шулай итеп, авыл өчкә бүленеп, Коръән укучылар һәм сәдака җыючылар белән «тиешенчә» тәэмин ителгән.

      Мичтәге бәлешләрнең йөзе килеп, казандагы ашлар пешкәннән соң, төрле төстәге ситсы кисәкләреннән тегелгән корама тышлы сырган көрпәләр, тирән таштабаклар, зур агач чүмечләр йорттан йортка күчеп йөри башлый. Мулла, мәзин һәм аларны алмаштыручылар чират буенча һәр йортка ашка керә торалар.

      Алар тиз генә Коръән сүрәсен укып, йорт хуҗасы белән кунаклардан сәдака алалар да ит, аш, бәлеш ашарга керешәләр. Йорт хуҗасы: «Башка сыебыз юк инде, гаеп итмәгез, кадерле кунаклар!» – дигәннән соң, алар кулларын күтәреп дога кылалар да, сый-хөрмәт өчен рәхмәт әйтеп, икенче йортка китәләр. Анда да шул ук хәл кабатлана, тик аермасы бер генә: соңрак кергән йортларда сәдакага дип мич сырына куйган бакыр акчалар кулны пешерерлек дәрәҗәдә кызып җиткән була.

      Мулла белән кунак ирләр өйдән чыгып киткәч, анда хатын-кыз җыела. Хәзер инде остабикә белән мәзин хатынына Коръән укып, сәдака алырга, ит, бәлеш ашарга чират җитә.

Скачать книгу