Болганчык еллар. Мөһаҗирләр (җыентык). Махмут Галяу
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Болганчык еллар. Мөһаҗирләр (җыентык) - Махмут Галяу страница 28
– Малаең, Аллага шөкер, исән сау йөреп кайтты, Фатыйма җиңги. Ходай шатлыгын күрергә язсын… Аны башлы-күзле итәргә җыенмыйсызмы соң?
Патый хуҗа хатынның сүзне кай якка таба борганын аңлап җиткермәде. Шуңа күрә, сагаеп кына:
– Алла боерган булса, үзебезнең дә исәп юк түгел, улым бик уңган, бик булган, вакыты да җиткән… – диде.
– Әйе шул. Бик тәүфыйклы егет, диләр. Әйбәт кенә кыз да табарга кирәк инде үзенә. Күздә тоткан берәр кыз юкмы соң?
– Хәзергә юк әле…
– Алай икән… – дип куйды Әсма остабикә, үзенең әзерләп куйган планын әйтергә вакыт җиткәнен чамалап. – Кичә без хәзрәт белән дә шул хакта сөйләшеп утырдык әле, – диде ул аннары, сүзен дәвам итеп. – Мин әйтәм, Сәләхи кызы бик тә чибәр, бик тә тырыш кыз булып чыкты. Шуны димләргә кирәк, мин әйтәм. Аның турында бер начар сүз ишетмәссең, авылда бер дигән кыз, мин әйтәм… Мулла да шул фикердә…
Әсма әйткән кыз теге Мәфтуха иде. Кызның атасы – аксак Сәләхи – таза хәлле крестьян, бүген-иртәгә авылның куштаны булып китәргә тора иде. Мулла белән остабикә, Сәләхине Миңлебайныкылар белән туганлаштырып, аларны үз йогынтысына алырга, мәзин белән умартачы Гыймадига каршы көрәштә үзләренә корал итәргә ниятлиләр иде.
Мондый сүзне көтмәгән Патый анык берни дип тә җавап кайтармады.
– Белмим инде, билләһи, ничек булыр… – дигән сүзне генә кабатлады.
Әсма остабикә кызның уңганлыгын, булганлыгын, җитезлеген, сабырлыкларын әйтеп мактарга кереште, чибәрлеген дә әйтми калмады. Аннары Сәләхинең хатынын мактарга тотынды. Сәләхинең хатыны яхшы гаиләдән чыккан, йортны да бик тота белә, ашка-суга да бик оста, диде. Патый, әгәр шундый хатынның кодагые булса, ниләр отасын – һәммәсен санап чыкты. Кызның бирнәсен дә телгә алды. Иң ахырда Сәләхинең үзен мактарга кереште:
– Алла боерса, Сәләхи кызын берсүзсез бирәчәк, шундый уңган кияүне кулдан ычкындырамы соң, җүләр түгел лә ул, – диде. Аннары, үзләренең дә бу эштән читтә калмаячакларын сиздереп: – Мулла киңәшен дә истә тотыгыз, – дип куйды.
Патый Әсманың тәмле теленә дә бирешмәде, аның сүзенә каршы да килмәде.
– Яхшы, уйлашырбыз… Балалар ничек диярләр менә… Кызны берәү дә яманламый, – диде.
Шуның белән сүз бетеп, Патый өенә кайтып китте.
Сабирҗан мәзин, бу хакта ишеткәч, Әсманың ниндидер мәкер корганын аңлады. Ул аның Миңлебайныкыларны кем белән туганлаштырырга ниятләгәнен белми иде әле, шулай да остабикәнең, бу хәлдән файдаланып, аңа каршы көрәшергә үзенә ярдәмче әзерләвен бик яхшы сизенә иде. Мәзин йоклап калмаска булды. Дөрес анысы, Сабирҗан мәзин Вафа белән Патыйның ярдәменә мохтаҗ түгел, тик шулай да аларның бөтенләй мулла йогынтысына күчүләрен теләми иде. Шуңа күрә ул Вафаны, үзләренә чакырып, баллап чәй эчертте һәм үзен кызыксындырган әлеге эш турында туп-туры сүз башлады.
– Туй ясарга вакыт бит… Егетнең яше