Китап (җыентык). Марат Кабиров
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Китап (җыентык) - Марат Кабиров страница 19
– Карышырга уйлама да! – диде ул, боерык биргәндәй итеп. – Беренчедән, баш тартсаң, мине авыр хәлгә куясың. Икенчедән, акча түлиләр. Әйбәт түлиләр. Биш мең.
– Нәрсә?! – мин үз колакларыма үзем ышанмый тордым. – Биш мең?
– Әйе. Сәгать дүртләр тирәсендә Октябрь проспектындагы ашханәгә кил. Анда сине Илнур каршы алыр. Безнең баянчы егет. Ул барысын да төшендерер. Ярый, хуш. Мин ашыгам.
Һәм ул трубканы ташлады.
Биш мең, әлбәттә, зур акча иде. Ләкин күңелне әрнетеп, тагын бер уй узды. Роман, повестьларны бер меңгә дә алучы юк, ә монда, ниндидер табын өчен… Ләкин мин бу уйны шундук куып җибәрдем. Акча эшләргә комачаулап йөрмәсен…
Мин табын алып барырга бик яратмыйм, дигән идем. Ялгышканмын икән. Әлеге табынны алып барганда мин шуны ачык төшендем: яратмыйм дип әйтү дөрес түгел, мин бу эшне күралмыйм икән.
Дуслар табынындагы шикеллерәк булыр дип көткән идем. Бер өстәл артында утырасың, вакытын белеп кенә, кирәкле кешегә сүз бирәсең… Монда алай булмады. Беренчедән, килгән кунаклар, чынлап та, бик зур урыннарда эшли торган тәкәббер кешеләр иде. Безне алар белән бер табынга утыртмадылар. Чаршау артында аерым өстәл куйдылар. Әлбәттә, өстәлләре мул иде. Әмма бер табында утырмау мине, алып баручы буларак, авыр хәлгә төшерде. Бер өстәлдә утырганда, син үз кешегә әйләнәсең. Ә болай… Кешеләр сүз әйткән арада, мин, сөяк өмет итеп йөргән көчек шикелле, өстәл тирәсендә бөтерелергә мәҗбүр булдым. Ә бу кимсетә иде. Син бу табын кешесе түгел. Син чит. Син болар белән тиң түгелсең. Син аларны хезмәтләндерергә тиеш. Син – шушы табын артында утыручыларның хезмәтчесе. Кол. Ә мин үземнең кем икәнемне яхшы белә идем…
«Болар миннән ни ягы белән өстенрәк соң? – дип уйладым мин, табында утырган капкорсак яшьтәшләремне күреп. – Нинди зур эшләр майтарган алар шулай кылтаеп утырырлык?» Күңелне юатырлык җавап юк иде. Кайсын әтисе, кайсын абзыйсы юньле эшкә урнаштырган да кеше иткән. Боларның искитәрлек сәләтләре дә, үзләрен хезмәтләндерүче артистларга хөрмәт белән карарлык акыллары да юк иде. Вальс әйләнгәндә безнең җырчы кызны кармалап, муеныннан үбәргә маташкан утыз биш яшьләр тирәсендәге ирне сугып әйләндерәсем килде. Җырчыны адәмгә санамаса, үзе белән бергә килгән хатынын мыскылламасын иде. Кулында власть, кесәсендә акча булгач, аңа барысы да мөмкин дип уйлый, күрәсең… Тик мин беркемгә дә каты кагылмадым. Бары тик тәнәфес игълан итеп тәмәке тартырга чыккач кына, Илнурга зарланып алдым.
– Кем инде болар?.. – дидем мин, бер көтү булып төтен борхытып торган адәмнәр ягына ымлап: – Карале, ничек кыланган булалар! Алланың кашка тәкәләре диярсең… Безгә ничек караганнарын күрдеңме?! Ниндидер кызыклы хайванга караган кебек… Кайсы ягы белән хаклы алар шулай кыланырга?
– Аларның акчасы күп, – дип пышылдады Илнур, – кем түли – шул музыка куя…
– Менә шулар җитәкли инде безнең халыкны… Шушы хайваннар безнең белән идарә итә…
– Син алай кызма әле… – диде Илнур, – нишлисең инде…
– Да