Китап (җыентык). Марат Кабиров
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Китап (җыентык) - Марат Кабиров страница 32
Даутов елмаеп куйды.
– Дөресен генә әйткәндә, мин бу кадәресен үк көтмәгән идем…
Мин тәмәке арты тәмәке тартуымны белдем. Бер сүз әйтерлек тә рәтем юк иде.
– Нәшриятлар һәм типографияләр белән дә шул ук хәл килеп чыкты, – дип дәвам итте Даутов. – Мин аларда булган бөтен продукцияне бертында сатып алып бетердем һәм яңадан чыккан бер генә китапларын да алмаячагымны белдердем. Һәм, зур гына акча тәкъдим итеп, китап чыгару эшчәнлегеннән бөтенләй туктауларын үтендем. Алар берсүзсез ризалаштылар. Бернинди мәҗбүр итү дә, куркыту да булмады – бөтенесе ирекле ихтыяр белән башкарылды.
Даутов бер мизгелгә генә тынып торды да тагын сөйли башлады. Мин дәшмәдем һәм дәшә дә алмадым.
– Синең газета укыганың юктыр инде… – Ул елмаеп куйды: – Анда Китап кабул итү пунктлары турында еш язалар, һәм күпчелек бу чараны хуплап каршылый. Ә тагы да төгәлрәк итеп әйткәндә, бертавыштан хуплыйлар. Миңа менә нәрсә кызык – әлеге чараны туктаусыз рәвештә мактаган газеталар иртәгә үзләре үк укучыларын югалтачак ич. Аларның тиражы бүген үк төшеп бара бит инде. Дөресен әйткәндә, мин матбугат чараларының, бер булып, үземә каршы күтәрелүен көткән идем. Мантыйк шуны таләп иткән кебек иде. Ә болай… Мин кешеләрне берничек тә аңлап җитә алмыйм.
Ул кеткелдәп көлеп куйды да чынаягына үрелде. Миңа монда утыру чиксез авыр иде. Акрын гына урынымнан торып ишеккә юнәлдем.
– Мин җиңдем… – дип, кулын сузды Даутов. – Килешегез…
Мин кул сузмадым. Ул, чынлап та, җиңүче иде. Мин җиңелгән идем. Үз солдатлары хыянәт итеп, хурлыклы җиңелүгә дучар булган, илсез-көнсез-халыксыз калган хаким хәлендә идем мин.
Моңарчы Рамил Әхмәтович белән китаплар турында сөйләшкәннәре булса да, Илдар укыганыннан күп нәрсәләрне аңлый алмады. Шулай да, бу аңа кызыклы иде. Ул үзен бик акыллы кеше белән әңгәмә коргандай итеп тойды. Дөресен генә әйткәндә, Рамил Әхмәтовичтан башка беркем белән дә ихластан сөйләшкәне юк иде аның. Әмма профессор да бу тиклем үк ачылып китми, кирәкле вакытта кирәкле мәгълүматны гына бирә дә – вәссәлам. Ә монда – бөтенләй башка нәрсә. Ниндидер иркенлек, күңел көрлеге ярылып ята. Әйтергә теләгән фикерне беркемнән дә курыкмыйча, беркемнән дә кыенсынмыйча җиткерә белү. Хәтта үзенең уңышсызлыклары турында сөйләгәндә дә, аны аңларга, хөрмәт итәргә мәҗбүр буласың. Шул ук вакытта аның күңелендә авыр тойгы да тулы иде. Югалту ачысы. Үзенең элегрәк туып, менә шундый язучылар белән якыннан аралаша алмавына үкенү. Һичьюгы, менә шундый китапларны күпләп укый алса да, бүгенгедән бәхетлерәк булыр иде. Узган заман кешеләре ул әсәрләрне ник сакламадылар икән? Ни өчен үзләренең киләчәген, балаларын, оныкларын тормышның