Китап (җыентык). Марат Кабиров

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Китап (җыентык) - Марат Кабиров страница 4

Китап (җыентык) - Марат Кабиров

Скачать книгу

сөйләсә, Ләйлә аны акылдан шашканга исәпләр, һичьюгы, бик оста ялганчы дип атар, теләсә нәрсә эшләр, әмма аның сүзләренә бер тамчы да ышанмас иде. Хәтта әле дә, барысын да үзе күреп, үзе кичергәндә дә, бу күренешнең төш кенә түгелме икәненә шикләнеп куйды.

      Уянганда ук, Ләйлә ниндидер якты хисләр белән, үзен бик яхшы һәм көчле итеп тоеп уянды. Аягына басуга ук, иңенә назлы бәрхет халат ябылды, аякларына йомшак башмак киелде… Әле менә ваннада…

      Ваннага килеп керү белән, бүлмә эче хуш исләр белән тулды, якты моң агыла башлады. Стеналар бер мизгелгә генә сыекланып алды да анда, сафтан-саф сулы елга хасил булды. Елга ярындагы талларда кошлар сайрый, яфракларны җиңелчә генә тибрәндереп, ягымлы җил исә. Сулар һавасы да саф, татлы – бөтен булмышыңа үтеп керә, күңелгә чиксез ләззәт бирә. Ләйлә су керү турында уйлауга ук, өстендәге киемнәре юкка чыкты, һәм ул, аяк астындагы кайнар комга басып, елгага атлады. Аяк йөзеннән суга кергәч, иелеп, учлары белән җылы дулкыннарны сөзде, битләрен чайкап алды, аннан соң муеннарын, кулбашларын сыпырды да бар күңелен биләп алган тилерткеч дәрт белән елга куенына ташланды. Төрле төстәге вак балыклар, аннан өркеп, читкә тайпылышты. Ләйлә аларга игътибар итеп тормады, колачын җәеп йөзәргә тотынды. Ул, ләззәткә бирелеп, елганың бер ярыннан икенчесенә йөзеп уйнады да, аз гына арыганлыгын тоеп, дулкыннар өстендә чалкан әйләнде. Шул халәтендә, кояшның назлы нурларыннан күзләрен кыса биреп, татлы елмайды, кулларын җәйде. Ул болай да су коенырга, су коенганда дулкыннар өстендә менә шулай чалкан ятарга ярата иде. Әмма бу юлы елганың дулкыннары гади түгел иде. Алар хатынның аркаларына, ботларына, бөтен тәненә әйтеп аңлатып булмаслык рәхәтлек биреп массаж ясадылар. Беркадәр шулай яткач, ул, рәхәтлеккә түзәлмичә, суга чумды. Башта гадәтенчә күзләрен йомса да, соңрак, үзенең кайда икәнлеген искә алып, тирә-ягына күз салды һәм сокланудан чак кычкырып җибәрмәде. Монда оҗмах хозурлыгы иде. Саф чиста су. Кояш нурында төрле төсләргә кереп, мәрҗәндәй ялтырап китүче эреле-ваклы гүзәл балыклар, әллә нинди сихри үсемлекләр…

      «Илдар белән бергә керергә кирәк булыр, – дип уйлап алды хатын, – монда шундый соклангыч икән…»

      Ире исенә төшүгә, ул кабат дулкыннар өстенә чыкты да яр буена йөзеп китте. Суның муен тиңентен урынына җиткәч, басып калды. «Чистарынырга кирәк», – дип уйлады. Шул арада ниндидер күзгә күренмәс кул аны хуш ис бөркеп торган назлы мунчала белән юарга кереште. Бу кызык та, рәхәт тә иде. Бераздан юу тукталды, Ләйлә тагы бер кат суга чумып алды. Дулкыннар өстенә таралган күбекләр юкка чыкты…

      Тагы бер мизгел үтүгә, ул ванна бүлмәсендә иде инде. Бүлмәдәге җылы дулкын аның тәнен киптерде, чәчләрен матурлап тарады. Бераздан хатынның өстендә алсу төстәге кыска халат, аякларында йомшак башмак пәйда булды. Ул, боларны күреп, канәгать елмаеп куйды һәм, ваннадан чыгып, кухняга юнәлде. Бөтен бүлмәгә тәмле аш исе таралган иде.

      – Илдар! – дип дәште хатын. – Ашарга әзер…

      Ире, канәгать елмаеп, ишектә пәйда булды. Ул да яңа гына ваннадан чыккан иде. Хатыны янына килеп, аның бит очыннан гына үбеп алды

Скачать книгу