Скачать книгу
талау берни тормый. Шуңа күрә, тырыш кешеләр берләшеп, урысы-татары бергә барып-кайтып йөри башлый. Бабай да үзенә күрә сәүдә эшен ачып җибәрә. Соңгы сарыгын чалып, Казан базарына илтеп сата да туган авылына тоз, сыек май, шикәр-кәнфитен алып кайтып, иткә, тавык йомыркасы, бәрәңгегә алыштыргалый башлый. Акчага гына сатар иде, бөлгенлеккә төшкән, хезмәте өчен бер тиен дә ала алмаган халыкка каян килсен ул. Эшләгән өчен ачтан үлмәслек итеп кенә икмәген биргәннәренә рәхмәт. Бабай кебек, кечкенә арба тартып, шәһәргә эшкә йөрүчеләр авыл саен берән-сәрән генә булган анысы. 60–70 чакрым араны йөк сөйрәп үтеп кара әле син. Көчең дә, түземлегең дә җитмәс. Әле ул Тәмте, Югары Ослан тауларына күтәрелер өчен, нинди газаплар кичерергә туры килгәндер. Әлбәттә, бу интегүләргә иң чыдамнар гына түзгән. Өстәвенә, бая искә алып киткәнемчә, кайтып барганда юлбасарлар чыгып таларга да мөмкин ич әле. Һәм шулай була да. Яхшы ат җигелгән арбага утырган, обрезлар тоткан өч угры Иламан урманы уртасындагы аланда нужа арбасын тартучылар каршысына килеп чыга. Өчесен дә сакал-мыек баскан, күзләреннән явызлык бөркелә. «Әй сез, исән-сау кайтып җитүегезне теләсәгез, хәзер үк арбаларыгызны калдырып ычкыныгыз моннан!» – дип кычкыра араларыннан берсе. Шунда Зәйнетдин бабам таныш тавыштан сискәнеп куя: «Тукта әле, тукта, кемнеке соң бу тавыш? Бигрәк тә таныш. Кәләм карак түгелме соң бу?» Бабам яхшылабрак күз салса, көрәк хәтле сакаллысы бурлыкта йөрүче авылдашы үзе икән бит. «Кәләм туган, бу бит мин, Сафа улы Зәйнетдин», – дип кычкыра ул аңа. Танылган карак та бабайны танып ала. «Синмени әле бу?! Ә болары кемнәр, кайсы авылдан?» – дип төпченә. Күрше урыс авылыныкы икәнен белгәч: «Син хәзер ычкын, алар белән башкача сөйләшербез», – ди. «Юк, Кәләм! Минем юлдашларымны рәнҗетсәгез, мәңге риза-бәхил түгел. Алар да безнең кебек эт тормышында газап чигә. Өйләрендә балалары, әти-әниләре көтә. Үзең дә бит яхшы хәлдән йөрмисең угрылыкта. Әгәр дә берәрсенә кагыласың икән, мине дә таларга туры килә сиңа», – дип, бабам арбасыннан балтасын суырып чыгара. «Шул кяферләрне яклыйсыңмы?» – ди атаман нәфрәт белән. «Мин алар белән нужа куам. Әгәр безне таларга уйлыйсың икән, соңгы сулышыбызга хәтле каршы торачакбыз. Мин алар белән герман сугышында да булдым. Тәмугның да чынын күрдем. Хәзер дә газапның иң авырын күтәрәбез. Кит юлыбыздан, Кәләм туган. Безнең өй тулы бала-чага. Каргышлары төшмәсен», – ди бабам. «Яхшы чакта таегыз моннан. Тик шуны онытма, Зәйнетдин, син – мине, мин сине күрмәдем. Язган булса күрешербез!» – дип, Кәләм карак, атын борып, әшнәләре белән урман эченә кереп югала. Хәтәр заманнар. Караңгы урман эчләрендә, чокыр-чакырларда күпме кеше югалгандыр бу коточкыч ачлык елларында.
Инде шулай этләнә торгач, өйдәгеләрнең ипигә тамаклары туя башлый. Тик авылдашлар арасында да төрлесе бар бит. Бабай өстеннән әләклиләр, имеш, спекуляция белән шөгыльләнә. Аңа «буржуй калдыгы» дигән ярлык тагалар, өе тулы бала-чага, карт анасы булуын да исәпкә алмыйлар. Беренче мировойда немец ядрәсеннән җәрәхәт алып, корышып каткан кулы
Скачать книгу