Скачать книгу
дә бар иде. Ләкин ишек ачык түгел, анда да йозак эленгән. Моны күргәч, мин авыз эчемнән генә сүгенеп куйдым. Әмма Халисә апаларның нинди курку эчендә яшәгәннәрен искә алып, барсын да аңладым. Аларның куркуы турында уйлауга үземнең дә бала җоннары кабарып чыкты. Берәр хикмәт бар инде монда, югыйсә кеше шулкадәрле йозаклар элә мени?! Ләкин башланган эшне дәвам итәргә кирәк иде. Мин буыннары йомшарып киткән аякларны көчкә сөйрәп, баскычка үрмәләдем. Инде менеп җиттем генә дигәндә кулдагы ачкыч идәнгә төшеп китте. Аның тавышы әллә нинди котсыз булып яңгырап, күңелгә шом өрде һәм үзем дә баскычтан оча язып калдым. Кабат менгәндә башлар әйләнгәндәй тоелды. Шушы ишек артында мине нәрсә көтә? Үлемме… Әллә ниндидер якты ачышмы? Мин соңгысына бик үк ышанып җитмәдем. Ләкин бу ишекнең аръягына карарга бурычлы икәнемне тойдым. Бу минем язмыш иде. Минем гомер шушы ишек аша үтә. Киләчәккә минем башка юл юк. Мондый югары уйлардан ничектер тынычланып калдым, хәтта бераз батыраеп та киткән кебек булдым. Хәер, батырлык түгел иде инде бу, калтыранган кулларың белән йозак тишегенә ачкыч тыгуны батырлыкка исәпләп була мени?!. Баштарак рәхәт булган икән әле ул, анда хет ачкычларны тиз сайларга мөмкинлек бар иде, ә хәзер кирәкле ачкычны кирәкле җиргә тыга алмыйча изаландым, күпме генә тыныч булырга тырышсам да бармаклар мине тыңламады, салкында күшеккәндәй булып дерелдәделәр. Ичмасам, Айрат та әллә кайда югалды. Агач тапмаган булып юри кермичә йөридер әле ул. Янымда мышнап торса да хәл булыр иде. Бәхеткә каршы артык интегергә туры килмәде, сигезенчеме-тугызынчымы ачкыч йозакны ачты. Мин җиңел сулап куйдым. Ләкин йозакны тартып алырга ашыкмадым. Айрат калдырып киткән бетүне кулыма алып өч тапкыр “Бисмилла…” – дип кабатладым. Куркыныч чакта белгәнеңне укырга кушалар бит, ә мин башка дога белми идем. Айрат килмәсме дип, тагын аз гына көтеп тордым да, ишекне ачып җибәрдем. Порхылдап тузан коелды. Мин аны убыр дип уйлаган идем, тузан гына икәнен белгәч тагын бер кабат:, Бисмилла!”– дип куйдым.
Чардак эче караңгы иде. Мин һәрвакыт үзем белән йөртә торган кечкенә кесә фонарен кабызып, өй түбәсенә күтәрелдем. Фонарьның сукыр уты ерак алмый икән. Түрдәрәк, тузанга каткан тәрәзә янындарак, таза гәүдәле бер ир басып тора. Мин тын алырга да куркып катып калдым. Тиз генә аска сикерергә кирәклеген дә, вампир кочагыннан мине фонарь гына саклый алмаячагын да яхшы аңлый идем, тик буыннар тыңлашмады. Убырлар үзенә караган кешене гипнозлый дигәннәре дөрес икән. Мин инде ник авылга кайтканыма, ник монда менгәнемә үкенеп бетә алмадым. Күңелемне чиксез сагыш уты телеп үтте. Әйе, барсы да бетте хәзер. Әти-әниемне дә, туганнарымны да, картыемны да, Айратны да, Нәфисәне дә башка дусларымны да мин беркайчан да, беркайчан да кабат күрә, күрсәм дә алар белән аралаша, бергә уйный алмаячакмын. Эх, ниләргә генә мендем икән монда. Нәрсә җитми иде миңа, үз башыма бәла эзләп йөрмәсәм.
Теге кеше селкенеп куйгандай булды.
– Илһам!
Мин тертләп киттем.
– Илһам, син исәнме?!.
Мин бу тавышны кайда ишеткән идем соң әле?
Нинди таныш тавыш.
– Илһам, ник дәшмисең?
Мин кинәт
Скачать книгу