Тургай. Фоат Садриев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Тургай - Фоат Садриев страница 21

Тургай - Фоат Садриев

Скачать книгу

нык авыр үзе, әллә тимердән дә авыррак тагын. Тургай, аны шортысының иң тирән кесәсенә салып куйганнан соң, алга атлады. Басуның биегрәк җиренә җиткәч, яшел булып сузылган нарат урманы, тау башлары күренде. Тик алар әллә ничек су астындагы кебек җемелдиләр, әз генә чайкалып, дерелдәп торалар. Моны рәшә дип йөртәләр. Чыннан да, шә-шә килеп тора шул. Инеш суына башны тыгып карагач, аның төбендәге әйберләр әнә шулай селкенеп, дерелдәбрәк тора. Рәшә дә шуңа охшаган. Кайнар һава җир өстеннән йөгергәндә, шулай була, ди әтисе. Һава ничек йөгерәдер – анысын аңлап бетерә алмый Тургай. Урман өстендәге ак болытлар да рәшәләнә, тик урыннарыннан кузгалмыйлар. Әнә нидер бара. Машина икән бит. Бармак башы кадәр генә. Әнә тагын икәү. Бу бит район үзәгенә бара торган юл. Болай җентекләп өстән карагач, чебен, шөпшә, төклетуралар күп икән монда. Бөтенесе безелдәп килә, куып кына өлгер. Әнә бер быжан башакка килеп кунган иде, башак әллә никадәр түбән бөгелде, быжан урманның бер өлешен каплады. Шундый кызык! Ул урманга әтиләре белән барганы бар бит Тургайның. Шундый биек, зур! Шаулап утыручы урманның яртысын быжан белән башак каплады да куйды. Ни эзли инде ул башактан? Аякларын, мыекларын әллә ниләр кыландыра, кабалана. Быжан йонлач икән, кояшта керфектән дә кыска булып аермачык күренә сап-сары йоннары. Тотып та карар иде дә, тешләвеннән курка. Аягын тешләгәне бар шул. Ай-яй авыртты, аягы гына түгел, бөтен тәне сызлады. Быжан очып китте, курыкты бугай.

      Кинәт җил исеп куйды. Әллә Тургайның тирләгәнен белә инде. Бу юлы ул туктамады, акрын гына башакларны селкетергә тотынды. Башаклар сөйләшергә керештеләр, Тургайның колак-битләренә, маңгаена, җилкәләренә кагылдылар. Ул берничә башакны берьюлы тотып аска бөкләде. Кылчыклары шактый озын икән боларның, әйтәм җирле кагылганда тәнне кычыттыралар. Ул аларны борынына терәде. Шунда аңа әллә ни булды: бөтен гәүдәсенә, эченә ниндидер җиңел нәрсәнең рәхәт итеп, һәр күзәнәген кытыклап керә башлавын сизде. Аңа беркайчан булмаганча рәхәт иде, берни кирәкми иде, башаклар исе аны татлы итеп изрәткән, барлык авыр нәрсәләрдән аерып алган иде… Әллә җил көчәйде, башаклар рәшә кебек шә-шә килергә керештеләр. Тургай аларның бер-берләренә кагылып-кагылып алуларын, сөйләшүләрен аңларга тырышты. Колакларына, иреннәренә, битләренә, маңгаена, иңбашларына кагылсалар да, аларның ни әйткәнен аңлап булмый иде. Тургай елмаеп-көлеп, башакларны сыйпап атлады да атлады. Күпме барганын да, ник, кая барганын да уйламады, аңа рәхәт иде, аны ниндидер тылсымлы көч әйди дә әйди иде…

      Бервакыт җил дә тынды, башаклар да хәрәкәтсез калдылар, рәшә дә юкка чыкты. Кай арададыр кып-кызыл булып зурайган кояш башта яртылаш, аннары бөтенләй арыш эченә төшеп батты. Тургай аны кызыл түбәтәе юкка чыкканчы баскан килеш озатып калды. Бөтен дөнья кызыл шәфәкъ нурына чумды. Зәңгәр һава да уртадан тоныкланды, кояш төшкән як та алсу-кызыл төскә буялды.

      Авызга, күзләргә керә язып безелдәгән бөгәлчәннәр, шөпшә-быжаннар да юкка чыкты. Тургайның әз генә утырып

Скачать книгу