Таулар һаман ерак…. Рифа Рахман

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Таулар һаман ерак… - Рифа Рахман страница 11

Таулар һаман ерак… - Рифа Рахман

Скачать книгу

сөенеп утыра. Шул утыргычта әтисе Гыйззәтулланы, Миңлекәй байны, ире Сәлине уйлый. Бу ел уртанчы улы Шәмигулла шушы ук урамның урта тирәсендә, тыкрык буенда өй җиткерде. Бу йортны сатасылар, тиздән шунда күченәселәр.

      Хәер, Хөршидә үзе дә ире белән гомер уздырган нигездә инде күптән яшәми. Ул кияүгә чыкмый калган Маһи исемле кызы белән урамның шушы ягында, югарырак салынган икенче бер хуҗалыкта көн итә. Маһи клуб җыештырырга киткәндә, элек яшәгән өй турына төшеп утырырга ярата. Монда болынга якын. Су һавасы. Яшеллек күзеңне рәхәтләндерә. Моннан офык, таулар күренә.

      Каршы яктагы таучыкларга гомер буе менәргә хыялланды Хөршидә. Шуңа да вакыт таба алмады. Хәзер яшьрәкләр шул якка җиләк җыярга йөри. Иллә-мәгәр күп диләр, чиләкләп күтәреп ташучылар да, җыйганнарын мотоцикл, йә булмаса, трактор арбаларына тутырып алып кайтучылары да бар.

      Хөршидә алдына да, җиләк пешкән чакта, чынаяк тәлинкәләренә салып, учы белән җиләк куялар. Бер-икене авыз итә дә кире этәрә. Әллә ни көтеп алса да, аннан артыгын каба алмый. Ул туып үскән Кизләүдә мондагы җиләклекләр юк иде. Бу якларга карап аккан Бөргә кушылган инеш суларында бала-чага да коенмый иде. Буасын да буалар иде югыйсә.

      Кеше күңеле зур сулар көтәдер шул ул, үзе күрмәгәнгә сусыйдыр. Габәширлеләр дә, Хөршидә өчен йөзеп чыкмаслык күренгән Бөре суларында гына коенуны әллә нигә санамыйча, ял итәргә Нократ ярларына йөри. Анда инде җиләкләр тагын да күбрәк, диләр. Ярларның буеннан-буена җиләклек, имеш.

      Хөршидәнең Нократ буйларында да йөргәне юк. Сәгать алтыны белдертеп, каты итеп кычкырткач, Иске Бөртамакның пристаненнан кузгалып киткән пароходларга да утырганы юк аның. Бар күргәне-белгәне Кизләү белән Габәшир. Алай дисәң, бер киткән Кизләвенә дә әти-әнисен күмәргә менгәне, ире Сәли белән берничә мәртәбә Сабантуйга барганнары гына бар. Анда да элекке үпкәләр онытылгач, Касыйм күзгә күренә башлагач кына.

      Үзе үсмәгән, кешеләрен белмәгән Габәширне Касыйм да якын итмәде. Кизләвендә, бабасы йортында яшәп калды. Алай да кышларын изелдән печән ташыганда, агач тарттырганда, бер кермәсә, бер керә. Күчтәнәчен, чәен-шикәрен калдыра, хәлен белешә-сораша.

      Шикәр дигәннән, Хөршидә карчык кесә төбендә шикәрне һаман да йөртә. Ачлык еллары гадәтеме, балалар күрсә, нигә дә булса өметләнәләрдер дип санап, шул шикәрне тешләп, бүлеп булса да тоттыра үзләренә. Балаларның капканнары күренми, рәхмәт әйтәләр дә кесәләренә салып куялар.

      Бозылды балалар, бозылды. Элек булсамы?.. Шикәр күрсәләрме? Ипигә тиенмәгән бер чакта. Кызы Маһиның, әни, кибеттән кәнфит-перәнник өзелми бит, синең кесә төбеңдә әвәләнгән шикәрең кемгә кирәк, дип ничәмә-ничә әйткәне бар. Әйткәндә аңлаган кебек була да оныта, урамга чыга башладымы, шкаф эчендәге көмеш савытка салынып куелган шикәрне үрелеп алмый калмый.

      Хәтер менә һәркемдә дә кыска икән. Ачлык тырнагыннан көчкә саклап алып калган балалары да, сөйләшә китсәң, инде ул көннәрне юньләп хәтерләми. Әйтерсең тамаклары тук, өсләре

Скачать книгу