Таулар һаман ерак…. Рифа Рахман
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Таулар һаман ерак… - Рифа Рахман страница 13
Анысы да ю-у-ук, –
дип сузып бетерә Маһисара.
Үзалдына гына җырлаган кебек булса да, бөтен күршеләренең ишегалларына, тәрәзәләре ачылып куелган өйләргә үтә аның моңлы, нечкә бормалы авазы.
Маһисара әле эштә. Клубны кеше-кара аягы басмаганда, көндезен җыештыра. Кызы кайтканчы дип кенә, Хөршидә Шәмигуллалар турысына төшеп утырды. Иртәгә китәселәр… Гомер иткән йортларың күп булса да авыр икән, кайсын да калдырып китүе авыр… шулай дип уйлавы булды, Хөршидәнең йөрәк турысыннан нидер эләктереп тә алды. Эләктереп алды, әмма җибәрде. Карчыкның моңа кадәр сиздертмәгән йөрәгенең беренче тапкыр гына тотуы иде әле бу.
Болын буйлары, таллыклар-таулар күренеп торгач, түбән очның бу турысыннан күз иңләгән күренешләр гаҗәеп гүзәл. Хөршидә яшәгән йорт тирәсе дә бик матур югыйсә. Аннан тавы да, болыннары да күренә. Мал тотмагач, каз җибәрмәгәч, капка төпләре чирәмлек кенә.
Урамның урта тирәсенәрәк салынган үз йортлары турысында да утыра карчык. Күрше балаларының уенын карап көн уздырырга гадәтләнде. Эшлисен эшләгән, ашыйсын ашаган инде ул. Хәзер генә намаз укуда да, кайгы-хәсрәтләр чылбырында да аккан су кебек кенә үтеп киткән гомерен уйлап, дөнья күзәтүдә.
Көндезен күршеләре эштә: кайсы бакчасында маташа, кайсы фермага төшеп китә, кайсысы бүлеп бирелгән кишәрлегендә чөгендер төбен йомшарта. Капка төпләрендә кечерәк бала-чага да карт-коры, эшкә йөрмәгән, шәл бәйләргә чыккан мәктәп кызлары гына утыра.
Баланы чага дип әйтсәләр дә, аларсыз дөнья кызыксыз. Шаярулары да, орышып-тәпәләшеп алулары да бер кызык кына үзләренең. Кайчакта, тарткалаша-сугыша башласалар, Хөршидә җиңгәләре, барысын аптырашта калдырып, туктагыз, уен-муеннан әллә ниләр чыга, кәрткә оттыра-оттырыла күрмәгез, дип әйтеп куюына үзе дә сискәнеп китә. Инде ничәмә-ничә тапкыр уйлап куйганы бар, барлы-юклы сүзләр әйтмәскә дип. Килә дә чыга ул, иң кирәкмәгән чагында килә дә чыга.
Хөршидә балаларның төрлесен күрде. Бер ояда үссәләр дә, һәркайсының үз холкы, үз яраткан шөгыле иде, әмма берсе дә азып-тузып йөри торган булмады, йорт эшләрендә дә ярдәмләштеләр, дусларын да таптылар, уенның да кирәген бирделәр.
Аеруча Маһисарасы ташбаш та ташбаш иде инде. Малайлардан бер дә ким җире юк. Агач башында кем утыра дисәң дә – ул, кем су буйларын шаулатып көлә дисәң дә – Маһие, кышын бозда кәшәкә уйнаучыларның остасы да шул булыр.
Маһисара кыз булса да, бөтен нәсел-нәсәпне үз тирәсенә туплап яши әле дә. Авылга кем кайтып төшсә дә, туган нигезгә сәдака биреп чыга да аңа килеп урнаша. Үз баласы булмаса да, идән себереп, клуб белән кантур идәнен юып, абыйлары Нигый балаларын да үстереште ул, башкаларныкын да карашты.
Карашмый нишлисең. Авырлык күреп үскәч, авырга тарганны аңлый белә Маһисара. Сәлинекеләр, бер тернәкләнгәч, ярыйсы гына яшәп киткән иделәр китүен. Олы хатынның баласы кырыгынчы елны милициягә эшкә кергәч, аталарын тәмам чарасыз итте. Әттәсенең кырын эшләреннән туйган, ялынып та карта уеныннан баш тарттыра