Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1 - Ахат Гаффар страница 4
– Казымыйлар, обер-лейтенант әфәнде!..
Офицер, гаҗәпләнгән төсле, әсирләргә әйләнеп карады. Озын аяклары белән дөп-дөп атлап килде дә, кулларын артка куеп:
– Нәрсә, сезнеке кабер казу теләмиме? Снаряд чокыры кирәк! Казыгыз! – диде һәм көрәкләрне итеге белән аларга таба этеп җибәрде.
Юк, бу аның партизаннар өчен ләхет кайгыртуы түгел. Күрәсең, кешенең үз-үзенә кабер казуын карап тору аңа ләззәт бирә иде. Әйе, бу фашист үлем алдыннан совет разведчикларының калтырануларын күрергә тели. Ә Рахманга хәзер дошман алдында тыныч кына кабер казу да батырлыкка таба бер адым атлау булыр кебек тоела. Рахман, шуны уйлап, кулына көрәк алды да күршесенә:
– Әйдә, Вася, керешик, булмаса… Мин үзебезчә, кыйблага карап ятар идем, – дип эндәште.
– Барыбер түгелмени, туган?..
Разведчиклар икесе ике як баштан көрәкләрен коры кәскә батырдылар.
Күк йөзе зәп-зәңгәр иде. Баш очыннан, пырылдап, чыпчык көтүе үтә. Кайдадыр шәүлегән кычкыра. Туп көпшәсен җир- гә кадап тынып калган тәреле танк өстенә кәлтә елан менеп яткан.
– Безне озата, туган, – диде Вася. Кәлтә еланны ул да күргән икән.
Рахман үзенә әллә кайдан көч кергән кебек хис итте. Дошманнары алдында сынатмаска теләпме, ул туфракны каерып-каерып ала. Эшкә күнеккән куллары әйтерсең лә кабер түгел, бәлки бәрәңге базы казый.
– Кара әле, туган, – диде Вася шыпырт кына.
– Кычкырып әйт, Вася! Урланган алтын казымыйбыз ич!
Рахманның көр тавышына гитлерчылар борылып карады. Офицер авызын күтәреп көлә иде:
– Рус дуңгызлары тиресме актара?
– Кабер казый, фашист! – диде Рахман, тешләрен кысып. Көчәнүдән аның яңагындагы тирән ярасы ачылган һәм аннан кан саркып, муенына, күкрәгенә агып төшкән иде.
– Шым бул, туган. Монда кара, – диде Вася һәм аяк астына ымлады. Туфрак астыннан яртылаш калкып, пехота минасы күренеп тора иде. – Әҗәл. Тик фашистларга да өлеш чыгар.
Разведчиклар, карашып, бер мәлгә туктап калдылар. Җаннарының ни