Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1. Ахат Гаффар

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1 - Ахат Гаффар страница 6

Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1 - Ахат Гаффар

Скачать книгу

зураеп күренә. Алар томшыклары һәм канатлары белән иркәләнә, сөйләшә кебек тоелды. Кешеләр шикелле сөешәләрдер әле… Кем белә? «Матурлар, – дип сокланды Әсфән. – Горурлар!» Менә ул хәзер курокка басар да, тирә-юньне мылтык гөрселдәве тетрәтер. Һавада исән калган ялгыз каз гына сызланып кычкырыр… Тукта… Шулай итеп үзеңә, Хәдичәгә, табигать тынлыгына, яшәешкә атсалар?!

      Әсфән мылтыгын Хәдичә белән ике арага төшерде:

      – Кул бармый. Жәл.

      Бу нинди әкәмәтең тагы дигән төсле, тегесе Әсфәнгә текәлде. Ә ул сигаретын кабызырга иелде.

      Тынлыкны челпәрәмә китереп, мылтык гөрселдәде. Башын кәкре аякларына куеп яткан Акбар читкә сикерде. Куаклардан тырылдап чыпчык, песнәк көтүе күтәрелде. Әсфән йолкына-тузгына күккә томырылган ялгыз казны шәйләп алды. Кыр казы җирдә тыпырчынган иптәшен чакыра-чакыра әйләнгәләде дә ыңгырашуга охшашлы тавыш белән очып китте…

      – Менә ничек аталар аны, Әсфән! Мылтыгың шәп ата!

      Хәдичә кинәт тынып калды. Әсфәннең күзенә карады да: «Син нәрсә?» – дип пышылдады. Аннары салам эскертенә таба китте. Эскерт турысына җиткәч, казның инде суына башлаган гәүдәсенә иелде:

      – Гафу ит, кыр казы…

      «Мылтыгың шәп ата, мылтыгың шәп ата».

      – Акбар, әйдә!

      Әсфән читкә борылды да әле генә каз очып киткән, инде җирне әз җылыткан кояш ягына атлады. «Кояшның да, кешеләрнең дә салкын чагы бар».

      – Әсфә-ән, син кая киттең?

      – Акбар, өйгә киттек, өйгә!

      Эт әле Әсфәнгә, әле Хәдичәгә талпынып карады. Үзен ияртеп килгән кешеләрнең көлүләре тынуга, кемне гаепләргә белмичә, яңадан очып килгән казга өрә башлады…

      Әсфән, тынычланырга теләп, болыт тауларына карады. Алар Хәдичәнең йөзе кебек ачык, якты. Аның болытларга кагыласы килде. Ләкин алар ерак иде.

1971

      ЛӘКЛӘК

      Кар сулары китеп бетәр-бетмәс вакыт. Кайдадыр, күк гөмбәзенең көндезге йолдызлары булып, тургайлар җилпе- нә.

      Олы көтү чыкмаган әле. Тезмәләрдә печән бозау белән бәрәннәргә генә калган. Шуңа күрә, кар ачыла башлауга ук, мал-туарны башта Бирге, аннары Аргы тугайга көтәргә алып чыгабыз. Кар тәмам эреп, ташу узды дигәндә, Атау болынына төшәбез.

      Болында әвен базыннан калган ике түгәрәк чокыр бар. Сыер тизәге, былтыргы әрем сабакларын җыеп, шунда ут ягабыз. Бишмәт кесәләребезгә тутырып килгән бәрәңгеләребезне утлы күмергә күмгәч, бер уйнап алу өчен, тауга менәбез.

      Нинди генә утлы тизәк көленә күммик – безнең бәрәңгеләр, Ишмөхәммәт бабайныкы кебек, авыз суларын китерерлек тәмле булып пешми. Кабыгы ярылып, эче саргая, төтен исе сеңә.

      Бәрәңгесе бер хәл. Ишмөхәммәт бабай җиз казанында бик тәмле балык шулпасы да пешерә.

      Болын түрендә күл җәелеп ята. Яр читләрендәге бозы чәрдәкләнсә дә, эчтәрәк нык әле. Дәү чишмә тирәсендәгеләре генә эри дә һавага сусаган кәрәкә балыклары шунда җыела. Ишмөхәммәт бабай, таягы белән капшанып, кичтән салган мурдасын өстерәп чыгара. Мурда вак үрелгән

Скачать книгу