Әсәрләр. 1 том. Амирхан Еники
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Әсәрләр. 1 том - Амирхан Еники страница 59
Әмма шуңа да карамастан бабасы үзенең Каракошын һаман сагына иде. Әледән-әле Кларага әйтә торган иде: «Кайтып күр, кызым, гомер иткән нигезебез шунда, ерак бабаларыңның каберләре шунда, сиңа якын түгелмени алар?» – ди иде. Аннары Каракошның яланнары, таулары матур, имеш, халкы бик әйбәт, кунакчыл, имеш, гомумән, ягы белән үк бөтенләй башка: хозур, ямьле, җанга ягымлы, имеш.
Ә менә Клараның әтисе, шул авылда туып үскән булса да, Каракошны сагынып бер дә телгә алмый иде. Бәлкем, эченнән генә сагынгандыр, ләкин тыштан бервакытта да күрсәтми иде. Әтисе аның алдынгы кеше шул, капитализм чорындагы авылны сагынып, мактап сөйләүнең килешмәгәнлеген бик яхшы белә ул.
Инде менә үткән көз Клараның бабасы каты авырудан соң үлеп тә китте. Сиксән елдан артык дәвам иткән гомер өзелде. Барысын да – сагыну-юксынуларын да, җыр-әкиятләрен дә – бабай үзе белән бергә кабергә алып китте.
Хәзер инде гаиләдә Каракошны телгә алучы да юк, «туган туфрак» дигән сүз үзе үк бөтенләй онытылырга тиеш иде. Ләкин, ни гаҗәптер, Клара, бабасы үлгәннән соң, аның әйткән сүзләрен исенә төшергәли башлады. Каракош та әледән-әле күңеленә килгәли торды. «Бабакаемның гомер иткән җире, безнең «туган туфрагыбыз», миңа ул кайтып күрергә кушып калдырды бит», – дип уйлана торган булды.
Ахырда, эчке бер тынычсызлану белән уйланып йөри торгач, Кларада бабасының туган авылын кайтып күрү теләге туды. Ничектер менә бабасы алдында бурычлы кебек ул, әгәр аның васыятен үтәмәсә, җаны бервакытта да тынычланмас шикелле… Мөмкинчелеге бар, әтисенең хәле иркен, аның теләгенә каршы төшмиләр – шулай булгач, эш нидә? Бер елдан ул институтны бетерергә тиеш, аннары инде үзең теләгән җиргә барып йөрүләр авыр булачак.
Клара әнә шулай уйлады һәм, җәйге каникул вакытында тиз генә җыенып, ерак Каракошка китеп тә барды.
Клара туры Каракошның үзенә түгел, ә Каракоштан күчеп утырган Зиреклебаш авылына кайтырга тиеш иде. Чөнки аларның кайтып төшәрлек бердәнбер якын кардәшләре Зиреклебашта тора иде. Дөрес, Каракошның үзендә дә кардәш-ыру күп булырга тиеш, ләкин бабасы үлеп киткәч, алар ничектер билгесез булдылар да калдылар.
Инде Клара хәтерендә онытылмыйча сакланганнардан иң якыны – бу Хәмдия җиңгәчәсе, ягъни бабасы белән бертуган Мөхәммәтша дәдәсенең карчыгы була. Дәдәсе күптән вафат, Хәмдия җиңгәчәсе Зиреклебашта Рәхмәй атлы уртанчы улы белән тора. Рәхмәй инде Кларага тудык абый була. Аның күз төбәп кайткан якыннары әнә шулар иде.
Клара кояш баер алдыннан гына кечкенә бер станциягә килеп төште. Поезд ике генә минут торды да китеп тә барды. Аз-маз гына төшкән халык таралып бетте, һәм Клара, ак чехол кидергән чемоданын күтәреп, ялгыз калды. «Неужели