Әсәрләр. 1 том. Амирхан Еники

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 1 том - Амирхан Еники страница 63

Әсәрләр. 1 том - Амирхан Еники

Скачать книгу

җитәкләп, аның артыннан иярде. Каршыдагы йортның киртәсе буеннан үтеп, бер йөз-йөз илле адым китүгә, алар урманга барып та җиттеләр.

      Нәкъ урман авызында аларга юкә бәйләме күтәреп чыгып килүче бер бабай очрады. Бабай базык кына гәүдәле, түгәрәк йөзле, мыексыз, ап-ак сакаллы иде. Ул, тукталып, Кларага дәште:

      – Исәнме, кызым?

      – Исәнмесез, бабай!

      – Безнең мондагы кызларга бер дә охшамагансың, кайдан син үзең?

      – Мин шәһәрдән, бабай!

      – Шәһәрдән? Өфедән, алайса?

      – Юк, Казаннан…

      Бабай бәйләмен җиргә куйды.

      – Казанна-ан?.. Бик ерактан килгән кунак икәнсең, алай! – Ул бераз башын селкеп торды. – Кемгә кайттың соң син, рәхмәт төшкере?

      – Менә Рәхмәй абыйларга, – диде Клара.

      – Ә, Рәхмәйләргә… Ябалак Хамматшаның Рәхмәенә була инде, алайса!

      Клара дәдәсенең Ябалак булуын белми иде, әлбәттә, бу яңалыктан бераз аптырый калды. Бабай тагы да төпченебрәк сораша башлады:

      – Соң син үзең, канатым, кем кызы буласың?

      – Мин… мин, бабай, ни, Кәбир кызы булам.

      – Кәбир? Кайсы Кәбир?.. Кем Кәбире?.. Нигә мин белмим икән аны?

      – Бабай, сез аны белмәссез. Әтием минем авылдан бик күптән киткән. Бәлкем, әтиемнең әтисен, минем бабамны беләсездер?

      – Кем ул бабаң?

      – Мөхәммәтҗан. Каракошта торган ул.

      – Мөхәммәтҗан! Тукта, тукта, Хамматшаның бертуган агасы Хамматҗанмы?

      – Әйе, Мөхәммәтша дәдәмнең агасы.

      – Ә-ә, әнә ничек икән! Һе, чулай Хамматҗанны белмәскә соң, безнең кодабыз бит ул, чулай Хамматҗан! Минем анайның бертуган энесенең, Әптел дәдәйнең, уртанчы кызын синең әбиең Гайшә тутай белән тудык бәлеш Усман малаена биргәннәр иде. Пыкрауда туйлары булды. Бабаң белән әбиең дә кодалар булып килгәннәр иде. Әмма егет тә кеше иде яшь чагында бабаң! Бөеренә таянып, бер җырлап җибәрсә, кунакларның һушын ала иде. Исән-сау гынамы соң әле Хамматҗан кода, рәхмәт төшкере!

      – Юк, бабай, үлде инде ул! Былтыр көз…

      – Үлде? Иһи-һи…

      Бабай, чүгәләп, җитди-моңсу кыяфәт белән дога укырга кереште. Шул чагында Клара, бу изге күңелле картка сәдака бирергәме-юкмы дип, кат-кат уйлады, бер-ике тапкыр беләгенә элгән кечкенә сумкасын да ачмакчы булды, ләкин комсомолкага андый эшнең ярамаганлыгын уйлап, ахырда сәдака бирү ниятеннән кайтты.

      Бабай авыз эченнән генә: «Урыны җәннәтнең түрендә булсын, амин!» – дип, битен ашыкмыйча гына сыйпады да кире торды.

      – Һай гомерләр, гомерләр! – диде ул, үзалдына башын селкеп. – Берәү килә, берәү китә, шулай ул бу дөнья!.. Инде менә сезгә калды тормышлар… Сылу кыз булып үскәнсең, бәбкәм, Алла тәүфыйк бирсен үзеңә!

      – Рәхмәт! – диде Клара, нигәдер калтырый башлаган иреннәрен көчкә тыеп.

      Бабай бәйләмен алырга дип иелде һәм шул чакта Кларага сыенып торган Алсуны күреп,

Скачать книгу