Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7. Мухаммет Магдеев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7 - Мухаммет Магдеев страница 32

Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7 - Мухаммет Магдеев

Скачать книгу

юлларын эзлиләр, читкә китеп акча эшләп, бераз киенеп, авылга кайтырга омтылалар иде. Ләкин феодализм белән колбиләүчелек дигән ике формацияне берләштергән большевистик режим ул егетләргә паспорт бирдертми, авылга беркетеп тота иде. Шулай да ара-тирә егетләр ычкынгалап алалар иде. Күбрәк очракта – өстән кушу буенча, «оргнабор» системасы нигезендә. Йә шахтага, йә метрополитен төзергә. Менә шулай чит җиргә барып чыккан авыл егете бер гөнаһ эш эшләми калмый инде. Ул менә болай була.

      Яши авылда бераз аграк гаиләдә үскән чибәр кыз. Чабаталы егетләрнең, әлбәттә, инде моңа күзләре төшә. Ләкин бит теге кыз бик борнай. Җитмәсә әле, ул кыз йә укытучы, йә клуб-уку йорты мөдире, йә кибетче-фәлән. Кыскасы, фәкыйрь гаиләдә яшәп, чабата киеп йөргән егет, никадәр генә моңа күз атып йөрмәсен, бу «крепость» янына килә алмый, газаплана.

      Менә, ниһаять, ул егет еракта, яңа дөньяда. Нишләргә? Теге борнайга мәхәббәт хаты язып караргамы? Кулны таныячак. Нишләргә соң?

      Һәм ул әлеге кызның адресын шунда үзе белән баракта яшәгән бөтенләй бер ят егеткә бирә. Тегесе дә әҗәтле булып калмый, үз авылларындагы чибәр бер кызның (затлы гаиләдән) адресын әлеге яңа танышына – барактагы бүлмәдәшенә бирә.

      Һәм көннәрдән бер көнне борнай кызга почтальон хат китереп тоттыра. Ләкин алай гына, ансат кына түгел, хатны алтмыш тиен түләп аласы (чагыштыру өчен: утыз тугызынчы елда бер тюбик вазелин алтмыш биш тиен тора иде; бүген шул ук тюбик йөз илле-йөз сиксән сум тора). Ни өчен түләп аласы? Чөнки теге иптәш хатны маркасыз салган. Юри шулай эшләгән. Почтамтта исә әлеге кысыр конвертка «Доплатить» дип мөһер сукканнар. Оваллы (сытылган, озынча) мөһер. Һәм син шул хатны түләп алырга мәҗбүрсең. Теге егет ярым шаярып мәхәббәт хаты язган, дуслашырга тәкъдим иткән һәм хатын җыр белән очлап куйган:

      Йөгереп төштем бакчага,

      Бастым бакыр акчага.

      Сиңа зыян килә инде

      Алтмыш тиен акчага.

      Яки болай:

      Хөкүмәткә файда килә

      Алтмыш тиен акчага.

      Гөнаһсыз шаярулар… Теге кыз да белә инде моны кем оештырганын: мөһерендә «Мәскәү» дип куелган бит! Кем эше булсын, теге Хәйрулла Габдерәүфе эше генә бу, әле бер ай элек кенә бит аны Мәскәүгә метро төзергә җибәргәннәр иде. Китәр алдыннан бик күзен кыздырып йөргән иде шул, мин дәшмәдем…

      Шулай, читкә киткән бер егет берәр кызга шундый түләүле хат оештырмый калмый иде. Берәр ел шулай шаяргалагач, алар йә ял алып, йә бөтенләйгә авылга кайтып төшәләр. Күрсәң… Башта сигез өлгеле, төймәле кепка, өстә кара шевиот костюм, аякта шыгырдавыклы сары ботинка, муенда ефәк шарф, авызда «Пушки» дигән иң яхшы папирос һ. б.

      Инде теге кыз янына килеп була, инде сүз катып була, инде ул кызның йомшак билләренә кулларыңны салып була. Инде түләүле хат салуның кирәге юк.

      Бичаралар… Ул егетләрнең барысы да сугыш иттурагычында беттеләр, теге борнай кызлар тол калдылар.

      Их, килсен иде ул егетләрдән «Доплатить» дигән хатлар. Алтмыш тиен түгел, алтмыш меңнәр түләп алырлар иде аларны. Бик тә гөнаһсыз егетләр, гөнаһсыз хатлар иде ул…

1993

Скачать книгу