Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7. Мухаммет Магдеев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7 - Мухаммет Магдеев страница 34

Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7 - Мухаммет Магдеев

Скачать книгу

Кергәндә, аларга да «өченче рәт» дип әйтеп торганнар икән. Бәхет ташып торганга чыдый алмыйча утырам. Башка әллә нинди уйлар килә. Әйтик, менә хәзер мин киреләнеп өйгә кайтып киттем ди. Мирсәй Әмирнең «Агыйдел» әсәрендә спектакль алдыннан гына кулак кызы Зоя шулай итә бит әле. Болар нишләр иде икән?

      Ул арада ишекне яптылар, соңга калып килүчеләр булса дип кемгәдер билетлар сатарга ышандырып, Борис белән Гера сәхнәгә менеп киттеләр, һәм хикмәтләр башланды. Күкрәк кесәсеннән унар, егермешәр метр лентаны ике-өч тапкыр гына чыгардылар. Ул сиңа пычакны тамак төбенә кадап бетерү кирәкме, ул сиңа бер кесәгә салган чәч тарагын үзенең ботинкасы эченнән алу кирәкме…

      Әмма иң кызыгы яшел стакан белән ясалган фокус булды.

      Стакан юкка чыккач, безне – әле бер сәгать элек кенә үгезләрне туарган малайларны – Муллаян, Мансур, Габдерәкыйб һәм мине сәхнәгә бастырдылар. Тентү башланды. Кайсысыныңдыр кесәсеннән кипкән ат тизәге чыкты, тентүче Сакал беразга телсез калды. Халык исә моңа аптырамады, безнең авылда элек-электеннән килгән бер ышану бар: яныңда ат тизәге булганда, сине берничек тә сихер алмый. Шулай ат тизәге минем иптәшләрне коткарды, әмма минем кесәдән «теге» стакан чыккач, халык «аһ!» дип куйды, зал шым калды. Залда чебен очканы ишетелер иде.

      – Так, – диде Сакал зур тантана белән, – так. Ә сез, барыгыз, төшегез. Без бу иптәштән сорыйк әле, ничек итеп безнең стакан аның кесәсенә кергән?

      Гаҗәпләнүдән шәмрәйгән малайлар, өрлегә-сөрлегә, түбәнгә төшеп киттеләр.

      Спектакльнең калган өлешен мин гадәттән тыш шәп башкардым. Урындыктан очтым да киттем, очтым да киттем. Халык гөж килде, кычкырдылар, кул чаптылар, көлделәр.

      – Түк бар анда! Түк! Иликтер түге! – дип аңлатты тимерчелектә эшләүче агай. – Шул сикертә аны! Ник аптырыйсыз? – дип, берөзлексез кычкырды ул.

      Мин бәхетнең иң югары баскычына менеп утырган идем, фокусларның калганнарын карарга минем көчем җитмәде.

      Тамаша бетеп урамга чыккач та, мине олылар тиз генә ычкындырмадылар:

      – Стакан кесәңә кергәнне сиздеңме?

      – Әллә аны, сәхнәгә менгәч, сиздермичә кесәңә салдылармы?

      – Урындыктагы иликтер түге авырттырамы?

      – Яшен суккан кебек итәме?

      Олылардан соң иптәш малайлар белән генә калдык. Алар да шулай, ләкин тагы да тәфтишләбрәк сорашты-лар. Без аерылышканда, офыкта таң кызыллыгы сизелә иде. Үзем генә калгач, мине кинәт кенә кара кайгы басты: мин бүген бөтен авыл халкын алдадым. Мин иптәшләремне алдадым. Мин – ялганчы. Мин – алдакчы. Мин авылым алдында гаепле.

      Ләкин бит минем әтием юк, әниемнең исә миңа бирерлек унбиш сум акчасы юк, ә минем чын фокусчыларны, фокусларны бик тә, бик тә күрәсем килә иде. Гаеплеме мин? Гаеплеме?

      Таң кызыллыгы әллә инде минем битемнең күктә чагылышы…

      Безнең бакчага куе булып чык төшкән, дөньяны үлән, бәрәңге яфрагы, кыч

Скачать книгу