Көмеш дага / Серебряная подкова. Джавад Тарджеманов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Көмеш дага / Серебряная подкова - Джавад Тарджеманов страница 45
Шушында җиткәч, попечитель тирән сулап куйды һәм, инде тантаналы тонны шактый киметә төшеп, грамотадагы аерым пунктларны санарга кереште. Аларда исә әле кәгазьдә генә «яшәүче» – бинасы да, аны төзергә акчасы да, уку әсбаплары да, хәтта студентлары да булмаган, – кыскасы, бернәрсәсе дә булмаган Казан университетының хокуклары һәм «төп нигезләре» турында язылган иде.
Ниһаять, Румовский раслау грамотасын ахырынача укып чыкты да аның төп нөсхәсен тантаналы төстә җыелышка тапшырды. Шуннан соң ул, халык мәгариф министры граф Завадовскийның 1805 ел, 23 гыйнвар көнне чыгарган боерыгын игълан итте. География һәм тарих укытучысы Яковкин – Россия империясенең тарихы, географиясе һәм статистикасы профессоры итеп, ә гимназиянең өлкән укытучылары Корташевский, Запольский, Левицкий һәм Эрих адъюнктлар итеп билгеләнде.
Приказ белән танышкач, яңа университетка укытучы итеп билгеләнгән кешеләрне тантаналы шартларда ант иттерү церемониясе булып алды. Соңыннан Румовский Казан университетының ачылуы турында «Московские ведомости» газетасына игълан җибәрергә тәкъдим итте. Шуның белән утырыш та тәмамланды.
Попечитель гимназия биналарын карап чыгарга теләге барын белдерде. Яңа университетның яңа укытучылары аның артыннан иярделәр. Степан Яковлевич башта классларны, ашханәне карап йөрде, аннары йокы бүлмәләренә күз салды. Көннең бу вакытында, гадәттә, гимназистлар ишегалдына чыгып китәләр. Бүлмәләр бушап калган, тик берсендә генә ниндидер гимназист өстәл янында утыра, ә өстәлдә бер өем китап ята. Малай, иягенә таянган килеш, бик бирелеп китап укый, ишек ачылганны да, аяк тавышларын да ишетми.
Румовский, артына борылып, укытучыларга туктарга ишарә итте. Үзе, әкрен генә өстәл янына килеп, малайның җилкәсе аша китапларга күз төшерде. Башта аның йөзендә аптырау чагылды, ләкин шунда ук галимнең чырае ачылып китте: өстәл өстендә аның «Кыскача математика» сы, Евклидның грек телендә чыккан «Нигезләр» е, сүзлек һәм ачып куелган дәфтәр ята иде. Гимназистның грек теленнән Евклидны тәрҗемә итеп утыруын күргәч, академик фәнгә үзенең ничек итеп беренче адымнар ясавын хәтеренә төшерде, һәм күңеле нечкәреп китте. Калтыраган кулы белән кесәсеннән кулъяулыгын чыгарды, күзен сөртеп алды.
Яковкин алга ташланмакчы булып талпынып куйды, әмма Корташевский, тиз генә өстәл янына килеп, малайга эндәште:
– Лобачевский әфәнде!
Коля башын күтәрде. Янында ук Корташевскийны һәм таныш булмаган картны күргәч каушап калды, урыныннан сикереп торды:
– Гафу итегез, Григорий Иванович…
– Галиҗәнап, – диде Корташевский, аның сүзен бүлеп, янындагы кешенең кем икәненә ишарә ясап. – Таныштырырга рөхсәт итегез: урта класста укучы Николай Лобачевский. Математика фәннәренә карата беркадәр сәләте бар. Әйтик, аны геометриянең күңелсез башланып китү сәбәбе кызыксындыра. Сез, галиҗәнап, үзегезнең «Кыскача математика» дигән китабыгызда бик